Логотип Магариф уку
Цитата:

Ишетмәүчеләр театры гастрольләре

18 -20 сентябрь көннәрендә Татарстанда РФ Тышкы Эшләр министры Сергей Лавров булышлыгы белән, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, Россия театр эшлеклеләре Берлеге Гранты иясе, Санкт-Петербург Мәдәния...

18 -20 сентябрь көннәрендә Татарстанда РФ Тышкы Эшләр министры Сергей Лавров булышлыгы белән, “Бөек Җиңүнең 75 еллыгы кысаларында, Россия театр эшлеклеләре Берлеге Гранты иясе, Санкт-Петербург Мәдәният комитеты каршындагы “Прочтение” театраль коллективларының Беренче Шәһәр Фестиваль-бәйгесе лауреаты һәм җиңүчесе, сәнгатьтә югары казанышлар өлкәсендәге 2018 елның Икенче Халыкара Парадельфия уеннары җиңүчесе, Россия Мәдәният министрлыгының “Ишарә территориясе” - 2018-2019 Ачык инклюзив театр фестивале җиңүчесе, “Санкт-Петербургта яшәүче ишетмәүчеләрнең мәдәният һәм сәнгать атналыгы” халыкара мәдәният форумы” проекты кысаларында Санкт-Петербург ишетмәүчеләр театры гастрольләре уза. Коллектив аны 18нче сентябрь көнне 15.00 дә Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыятенең Татарстан бүлегендә зур концерт белән ачып җибәрә.
19 сентябрь көнне 15-00 сәгатьтә исә “Санкт-Петербург ишетмәүчеләр театры” автоном сәүдә булмаган оешмасы башкалабызның Халыклар дуслыгы йортында тамашачылар игътибарына рус ишарә телендә беренче тапкыр “Санкт-Петербургча ярату” дигән спектаклен тәкъдим итә.
Проект ишетмәүчеләрнең иҗатын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә һәм ярдәм итүгә юнәлгән. Ул дөнья җәмәгатьчелегенең олуг ихтирамын казанган коллектив. Театрга халыкара мәдәният хәрәкәте, сәнгать өлкәсендә зур казанышларга ирешкән инвалидлар, ЮНЕСКО Комиссиясе, Россия һәм халыкара ишетмәүче инвалидлар оешмалары булышлык итә.
Халыкара Мәдәният Форумы - ул бөтендөнья ишетмәүчеләрнең мәдәният башкаласы Санкт-Петербургның абруен ныгытуга, ишетмәүчеләрнең иҗатын, мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә һәм булышлык итүгә юнәлгән ишарә телендәге төрле образлар һәм мәгълүматлар проекты.
Проектның төп максаты - Россиядә ишетмәүчеләрнең беренче дәүләт театрын төзү кирәклеген дәлилләү. Инвалидлар мәдәниятен һәм сәнгатенә ярдәм итү – дәүләт югарылыгындагы бурычларның берсе.
Санкт-Петербург ишетмәүчеләр театрының Татарстандагы гастрольләре РФ Тышкы Эшләр министрлыгы, РФ Президент грантлары фонды, Татарстан Мәдәният министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты, “Бөтенроссия ишетмәүчеләр җәмгыяте”нең Татарстандагы оешмасы һәм “Ярдәм” Хәйриячелек җәмгыяте булышлыгында уздырыла.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ