Логотип Магариф уку
Цитата:

Иж-Бубый мәдрәсәсенә - 240 ел

Быел данлыклы   Иж-Бубый мәдрәсәсенә - 240 ел , ә аның җитәкчеләре -  Габдулла һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллин – Бубиларга 150 һәм 155 яшь тула.Татарстан Республикасында  Туган телләр...

Быел данлыклы   Иж-Бубый мәдрәсәсенә - 240 ел , ә аның җитәкчеләре -  Габдулла һәм Гобәйдулла Нигъмәтуллин – Бубиларга 150 һәм 155 яшь тула.
Татарстан Республикасында  Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында,  14 апрель көнне Казан кооператив институтының Татар мәдәнияте үзәге  Әгерҗе районының Бертуган Бубилар исемендәге Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе  белән берлектә  «Милли мәгариф үсешендә Иж-Буби мәдрәсәсенең роле» дигән темага Халыкара конференция уздырды.

Конференциядә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутатлары, Әгерҗе муниципаль район хакимияте вәкилләре, галим-тарихчылар, онлайн - форматта Казахстан, Финляндия, Эстония, Франция, Бөекбритания, Төркия татар диаспоралары вәкилләре катнашты.
Чарада мәгърифәтче  Нигъмәтуллин - Бубилар эшчәнлеге турындагы мәсьәләләр каралды, аларның милли мәгариф үсешенә керткән зур өлешләре билгеләп үтелде.  Кооператив институтның  Татарстан Язучылар берлеге белән берлектә Мөхлисә Буби тормышына багышланган биографик фильм төшерүгә әзерләнүләре турында әйтелде.  Катнашучылар Рафилә Гыймазова, Раиф Мәрдановның мәгърифәтчеләр эшчәнлеге турында китапларын яңадан бастырырга, шулай ук Бертуган Бубиларның  кулъязмаларын һәм хатларын өйрәнүче яшь галимнәрнең хезмәтләрен бастырып чыгарырга кирәклеген җиткерделәр.

Конференциядә Казан кооператив институты һәм Иж-Бубый урта гомуми белем бирү мәктәбе  арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Әлеге килешү кысаларында төрле проектларны тормышка ашыру планлаштырылды: семинарлар уздыру, фәнни – эзләнү эшләре белән шөгыльләнү,  укыту-методик әдәбият нәшер итү һ.б. Чараны йомгаклап,   Казан кооператив институты,  Мәгариф һәм фән министрлыгы, Татарстан Халыклар дуслыгы йорты исеменнән милли мәгариф үсешенә өлеш кертүче милләттәшләргә Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Миләүшә Шәйхетдинова 

Әгерҗе районы мәгариф идарәсе методисты

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ