Логотип Магариф уку
Цитата:

«Җылы рәхәте» бәйгесендә катнашырга ашыгыгыз

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе яңа бәйге игълан итә. Көн кышка таба авышкан мәлдә күктәге кояш сирәгрәк күренә башласа да, күңелдәгесе җылырак балкысын дигән максат белән узган...

«Гаилә һәм мәктәп» һәм «Мәгариф» журналлары редакциясе яңа бәйге игълан итә. Көн кышка таба авышкан мәлдә күктәге кояш сирәгрәк күренә башласа да, күңелдәгесе җылырак балкысын дигән максат белән узган елгы акциябезне яңартырга булдык. Салкын кышта кулларыбызны гына түгел, җаннарны да җылытырлык бияләйләр хәстәрләү акциясендә журналларыбызны укучы барлык дусларыбыз да катнаша ала. Бияләйләрне күңелегез кушканча – йон җептән бәйләргә дә, күннән тегәргә дә мөмкин. Иң мөһиме – ул кул эшләнмәсе булырга тиеш. Милли бизәкләр төшереп эшләнгәннәре аеруча хупланачак.җингэн-логотип (2)


Акциядә катнашу өчен үзегез бәйләгән я теккән бияләйләрне агымдагы елның 15 декабренә кадәр 420066 Казан, Декабристлар урамы, 2 йорт, а/т 47 адресы буенча яки турыдан-туры редакциягә (7 кат) китерергә кирәк.


Иң оригиналь бизәкле бияләй Якутиягә китәчәк. Аның авторына редакциядән махсус бүләк – Г.Камал театрына 2 кешелек билет биреләчәк. Моннан тыш, «Гаилә һәм мәктәп» журналында җиңүче турында мәкалә басылып чыгачак.


Калганнарга электрон почта аша Катнашучы сертификаты юлланачак. Барлык бияләйләр Казанда урнашкан балалар һәм картлар йортларына тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ