Логотип Магариф уку
Цитата:

Камал театры спектакле «Алтын битлек»кә дәгъва кыла

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясе номинанты, дип хәбәр итә театрның матбугат х...

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Г.Исхакый әсәрләре буенча Айдар Җаббаров сәхнәләштергән «Тормышмы бу?» спектакле «Алтын битлек» премиясе номинанты, дип хәбәр итә театрның матбугат хезмәте. 


Татар театры тарихында беренче мәртәбә зур формадагы спектакль  номинациягә үтте. Камал театры республика драма театрлары арасыннан 2017/2018 сезон «Алтын битлек» номинацияләрендә катнашучы бердән-бер театр.


Спектакль алты номинациядә илнең төп театраль премиясенә дәгъва итә: «Зур формадагы иң яхшы спектакль»; «Иң яхшы режиссер эше» - Айдар Җаббаров; «Икенче пландагы иң яхшы хатын-кыз роле» - Ләйсән Рәхимова; «Иң яхшы ир-ат роле» - Искәндәр Хәйруллин, «Рәссам эше» - Булат Ибраһимов; «Ут буенча рәссам эше» - Ольга Окулова.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ