Логотип Магариф уку
Цитата:

Кариев театры премьералар гына күрсәтәчәк

“Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының быелгы сезоны премьералар парады булачак”, - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, 31нче сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә.Ренат Мирзахәс...

“Кариев исемендәге яшь тамашачы театрының быелгы сезоны премьералар парады булачак”, - диде театрның баш режиссеры Ренат Әюпов, 31нче сезон ачылуга багышланган матбугат конференциясендә.WhatsApp Image 2018-09-20 at 14.31.34 (1)Ренат Мирзахәсән улы әйтүенчә, театрга финанс “агым” да барлыкка килә башлаган. Бердәм Россия грантын алганнар. Өч спектакль өчен. Шулай ук яшь режиссерлар да җәлеп итәләр. Яшьләргә үзләрен сынап карарга һәм эшләп күрсәтергә мәйдан бар дигән сүз.


Театрның хәзер бинасы, труппасы һәм репертуары бар. “Без 7 ел буе чегәннәр сыман өйсез яшәдек, - диде Ренат Мирзахәсән улы. - Шуңа да төп максатларыбызның берсе – тамашачы белән ике арадагы югалган элемтәне яңадан кайтару”.


Ничек итеп дигәндә, бу җәһәттән идеяләре шактый. Театрның директоры Гүзәл Сәгыйтова аларның кайберләрен бәян дә итте.


Киләсе ел планнарының кайберләре:


Мәктәп театрларының “Сәяр” фестивален торгызмакчы булалар. Әлегә Казан мәктәпләре өчен генә, киләчәктә республика мәктәпләрен дә колачларга ниятләре бар.


Шулай ук “Балачак” студиясен дә кабат эшләтеп җибәрергә исәпләре. “Бәлки исеме үзгәрер, әмма идеясе кала”, диделәр.


Театрда бүген эш гадәттәгедән күбрәк. Бинаны да заманча, халыкны җәлеп итәрлек итеп бизисе-төзисе бар әле. Спектакльләрнең дә “на ура!” булуы кирәк.


Балетмейстер, “Алтын битлек” премиясе иясе Нурбәк Батулла заманча спектакльләрдә режиссер роленә тукталып: “ Хәзер ул күбрәк кураторга, оештыручыга әйләнә. Артистлар башкаручы булудан туктап, иҗатка тирәнрәк кереп китә. Артистның роле – 80 процент үз иҗаты”, - диде. Мондый форматта эшләү – ихласлыкка да юл ача. Әлеге форматка мисал итеп Никита Михалковның “Метаморфозы” спектален китерде.


Тамашачы да елдан-ел үзгәрә. Яшьләрне җәлеп итү җиңел түгел. Ләкин Кариев театры коллективы бу эшне башкарып чыга алачагына ышана. Афәрин һәм уңышлар!


P.S. Театрның яңа директоры Гүзәл Сәгыйтованың үзе булдырган “Калеб” проекты эшен ничек дәвам итәр? Әлегә төгәл генә билгеле түгел. Шулай да Гүзәл Рәмзил кызы бу проектка танылган шагыйрь Йолдыз Миңнуллинаны җитәкче итеп билгелергә нияте бар икәнен әйтте.


Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ