Кайчан бетәр дәрес?

«Татнефть» Хәйрия фондының «Рухият» рухи яңарыш программасы инде менә 20 елдан артык вакыт дәвамында нефть төбәгенең талантлы шәхесләренә ярдәм кулы суза, аның бай милли традицияләрен ныгыта.

Бүгенге көндә «Рухият» программасы буенча ике йөздән артык китап дөнья күргән. Алар 300 меңнән артык тираж белән татар, рус, чуваш һәм инглиз телләрендә нәшер ителгән. Иҗат җимешләре «Рухият» канаты астында китап-җыентык рәвешендә чыккан бәхетле авторлар арасында Гөлнара Әюпова да бар.

Бала чагыннан ук шигырьләр язу белән мавыккан Гөлнара – белгечлеге буенча табиб. Шулай да төп хезмәтеннән туктап торган арада аның кулында һәрвакыт каләм булыр. Бүгенгесе көндә җитмештән артык шигыре көйгә салынып, күп кенә җырчыларның репертуарында урын алган. 2017 елда шагыйрәнең «Шәм уты учак түгел» дип аталган тәүге җыентыгыннан берничә шигъри сәлам тәкъдим итәбез.

«Ике»леңне кире илт

Бер көн шулай «ике»ле

Алып кайттым мәктәптән.

«Ике»лемне күрделәр,

Ачып карап дәфтәрдән.

 

Әй, орышты әбием,

Әй, орышты әнием.

«Уйнарга да чыкмый бүген.

Укы!» – диде әтием.

 

Сеңлем әле кечкенә,

Яше бары өч кенә.

«Ике»ленең ни икәнен

Аңлый алмый һич кенә.

 

Икелегә охшап шулай,

Торам үзем, кызарып.

Барысы да орышканга,

Сеңлем, ахры, кызганып,

 

Чыгып басты уртага,

Тотынды да сумкама:

«Әйдә, абый, киттек, – ди,–

Кайтыйк кире илтеп», – ди.

 

Ялкау Барый

Барый дигән ялкау малай

Укырга яратмады.

«Ике»леләргә «атланып»,

Өенә кайткалады.

 

Ялкау иде, укыды ул,

Өчлегә дә куанып.

«Өч»лесен дә укытучы

Куйды тартып та сузып.

 

Укырга яратмады шул,

Ялкаулык көчле, харап.

«Кайчан бетәр дәрес?» – диеп,

Утырды карга санап.

 

Тәмамлады шулай Барый

Мәктәпне көч-хәл белән.

Ләкин хәзер кая барсын

Мескен «өч»леләр белән?!

 

Укыр иде, белеме сай,

Бик соң төшкән исенә.

Йөри хәзер ялкау Барый

Үпкәләп тик үзенә…

 

Тәнәфес 

Чыңлады да кыңгырау,

Чакырды тәнәфескә.

Көтеп алабыз аның

Чыңлавын һәр дәрестә.

 

Тәнәфестә бергәләп

Шаярабыз, көләбез.

Шулай бераз ял итеп,

Дәресләргә керәбез.

 

Тик тәнәфес бик кыска,

Сизелмичә дә уза.

Шәп булыр иде, тәнәфес

Дәрестәй озын булса.

 

Үпкәләмә әниеңә                           

Үпкәләмә әниеңә,

Ул сине ачуланса.

Тыңламаган өчен сине

Почмакларга бастырса.

 

Ул сине бары тәртипле,

Яхшы бала булсын, ди.

Һәркем теләгән бәхетне

Эзләп таба алсын, ди.

 

Безне дә кайчак әниләр

Тиргәделәр, сүктеләр.

Яхшы, яманны аерып

Яшәргә өйрәттеләр.

 

Үпкәләмә әниеңә,

Ул сине ачуланса.

Тыңла, ярат әниеңне,

Нишләрсең, ул булмаса?

 

Әни булып карадым                                    

Бүген шундый төш күрдем мин:

Курчагым тере икән.

Йөри, сөйләшә дә белә,

Нәкъ безнең кебек икән.

Миңа «әни» диеп дәшә,

Мин, янәсе, үскәнмен.

Курчак минем кызым булган,

Мин әнисе икәнмен.

Алъяпкычым бәйләп куйдым,

Пешердем тәмле ботка.

Калак тоттырдым курчакка,

Зур бит, дим, үзең аша.

Калак тотып, бер болгатты,

Биш болгатты ботканы,

Ашыйсым килми минем, дип,

Кәҗәли үк башлады.

Җыеп куйдым кәнфитләрне,

Аппетит бозмаска дип.

Ничек инде иртән торып,

Ботка ашамаска, дим.

Алай көйлим, болай көйлим,

Кил, үзем ашатам, дим.

Боткаңны ашап бетерсәң,

Мультфильм каратам, дим.

Бер калак та каптыралмыйм,

Суынып бетте ботка.

Мин пешергән тәмле ботка

Ник ошамый курчакка?

Шулчак мине уяттылар,

Минем әнием икән.

Мин торуга нинди тәмле

Әйбер пешерде микән?

…Тагын ботка, ничек кирәк,

Шулай көчләп ашадым.

Төштә бүген үзем дә бит

Әни булып карадым.

 

***

Бәхетледер кыз баласы булган Ана,

Кыз балага эч серләрен сөйли ала.

Киләчәккә ышанычым, юанычым,

Күз карамдай күрәм сине, әй, кыз балам.

 

Фәрештәгә тиңлим сине, сөеп, балам.

Гөлләр кебек назлы ич син, әй, кыз бала.

Очар коштай оясыннан очкан чакта

Бары бәхет юлдаш булсын иде аңа.

 

 

Айга менәр идем дә…                                                     

Космонавт булып минем

Килә Айга менәсем,

Көянтә, чиләк күтәргән

Зөһрә кызны күрәсем.

 

Тик әнием җибәрмәс шул,

Бик килсә дә менәсем.

Айдан түгел, агачтан да,

«Төш, – ди, – кая менәсең?!»

 

Аннары соң, миннән башка

Монда калганнар нишләр?

Гәҗит укырга бабама

Күзлеген кемнәр эзләр?

 

Әбиемә кирәк чакта

Энәгә җеп кем саплар?

Күрше кызын мин югында

Ата каздан кем яклар?

 

Әтием такта кискәндә,

Такта башын кем тотар?

Мин йоклаган караватта

Мин югында кем йоклар?

 

Айдан бик тиз төшеп булмас,

Мультфильм күрсәткәндә.

Мырауҗанны койрыгыннан

Сеңлем тартып йөрткәндә.

 

Барсына да бер мин кирәк,

Минсез кыен аларга.

Шулай булгач, туры килә

Монда гына калырга…

 

Добавить комментарий