Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшырачак

Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшыра алачак. Татарстанда әлеге предметны Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә өч укучы сайлаган. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Б...

Быел Россия мәктәпләрен тәмамлаучылар беренче тапкыр кытай теленнән БДИ тапшыра алачак. Татарстанда әлеге предметны Казан һәм Чаллы мәктәпләрендә өч укучы сайлаган. ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов бүген Казанның 116нчы лицеенда шул хакта хәбәр итте, дип хәбәр итә «Татар-информ». 
«Быел өч кеше кытай теленнән БДИ тапшырачак. Алар – Казан һәм Чаллы мәктәпләрен тәмамлаучылар», - диде ТР мәгариф һәм фән министры.
Ул шулай ук 2022 елдан чит телләр буенча БДИның мәҗбүри булачагын искәртте. «Без моңа әзерләнәбез, әлеге уңайдан тиешле юл картасы эшләнгән», - дип искәртте Борһанов.
2015 елда Россиянең 16 субъектында кытай теленнән сынау рәвешендә БДИ үткәрелде.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ