Логотип Магариф уку
Цитата:

Казан үзәгендә — шигърият бәйрәме

Казанның Театр урамындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында елдагыча шигърият бәйрәме үтте. Туган тел көнендә бөек шагыйребез янына килүчеләр аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шигырь юллары яңгырады, Җи...

Казанның Театр урамындагы Габдулла Тукай һәйкәле каршында елдагыча шигърият бәйрәме үтте. Туган тел көнендә бөек шагыйребез янына килүчеләр аның һәйкәленә чәчәкләр салдылар, шигырь юллары яңгырады, Җир шарының төрле нокталарыннан сәламләү сүзләре җиткерелде.
Бәйрәм Мөдәррис Әгъләмнең «Тукайга хатлар» поэмасыннан өзекләр белән башланып китте. Аны Казан театр училищесы студентлары укыды.  Татарстан дәүләт фольклор музыкасы ансамбле биеде. Россия Федерациясенең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов бәйрәм кунаклары өчен шигырь укыды. 
Татарстан халкын Туган тел бәйрәме белән мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин котлады.
Быел шигърият бәйрәме яшь татар шагырьләре чыгышларына бай булды. Йолдыз Миңнуллина, Булат Салих, Гөлүсә Батталова, Луиза Янсуар үз иҗаты белән таныштырдылар.  Шулай ук бәйрәмгә Роберт Миңнуллин,  Ренат Харис, Гәрәй Рәхим, Рәдиф Гаташ, Ркаил Зәйдулла, Данил Салихов,  Рәзил Вәлиев һәм башка танылган татар язучылары, шагыйрьләре чакырулы иде.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ