Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанбаш мәктәбе директорына 70 мең сум штраф салынган

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына штраф салынган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». Арча районы прокуратурасы элеккеге дире...

Арча районы Казанбаш авылы мәктәбе директорына штраф салынган. Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев шул хакта хәбәр итә, дип яза «Татар-информ». 


Арча районы прокуратурасы элеккеге директорга карата дәүләт гаепләвен хуплаган. РФ Җинаять кодексының 293 маддәсенең 1 нче часте (“ваемсызлык”) маддәсе буенча суд Сафиуллинга 70 мең сум күләмендә штраф сала. 51 яшьлек пешекчегә 20 мең сум штраф билгеләнә. Ул “санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне бозып, саксызлык аркасында кешеләрнең күпләп авыруына китерү” маддәсе буенча гаепле дип табылган.


Тикшерү барышында, бу хәлнең мәктәп директоры үз вазифаларын тиешенчә үтәмәве аркасында килеп чыкканлыгы дәлилләнгән. Мәктәп ашханәсе пешекчесендә эчәк инфекциясе билгеләре булганын белә торып, ул медицина тикшерүе узарга табибка баруын таләп итмәгән, эшләвен дәвам иттерүгә юл куйган.


Сафиуллин үз гаебен тулысынча таныган. Суд тикшерүеннән башка гына хөкем чыгару турында үтенеч белән чыккан булган. Арча районы суды аңа дәүләт кеременә 70 мең сумлык штраф түләү җәзасын билгеләгән.


Суд карарлары һәм суд утырышы беркетмәләре җентекләп өйрәнелгәч кенә, хөкемгә апелляцион шикаять бирү мәсьәләсе хәл ителәчәк.


 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ