Логотип Магариф уку
Цитата:

Казанда «Мәгариф. Карьера» күргәзмәсе эшләячәк

6-8 февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Мәгариф. Карьера» тәрбия һәм белем бирүнең заманча методлары 19-нчы махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда илнең алтмыштан артык уку йорты катнаш...

6-8 февральдә «Казан ярминкәсе» күргәзмәләр үзәгендә «Мәгариф. Карьера» тәрбия һәм белем бирүнең заманча методлары 19-нчы махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Анда илнең алтмыштан артык уку йорты катнашачак.
Күргәзмәдә «Мәгариф. Эшкә урнашу. Карьера. Кластерлы якын килү» мультимедияле экспозиция оештырыла. 27 залда төзелеш, сәнәгать, авыл хуҗалыгы, медицина юнәлешләре буенча махсуслашкан предприятиеләр белән уку йортлары тәкъдим ителәчәк.
Шулай ук күргәзмә эшлекле программаны үз эченә ала – мәгариф өлкәсе белгечләре өчен түгәрәк өстәлләр һәм конференцияләр үткәрү планлаштырыла, дип хәбәр ителә kzn.ru сайтында.
Гомумән, күргәзмә 8-11 сыйныф укучыларына юнәлдерелгән, шуңа күрә алар өчен һөнәри юнәлеш бирү мәйданчыклары эшләячәк. Белгечләр укучыларны төрле һөнәр ияләренә, мәсәлән, флорист, автомеханика, телетапшырулар алып баручыга өйрәтәчәк, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ