Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кече Татарстан»да Татар авыллары Сабан туе узачак

«Гаилә һәм мәктәп» журналының чираттагы саны 29 июньдә Самара өлкәсе Камышлы авылында узачак милли бәйрәмгә багышлана. Укучыларыбыз бу санда республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән якынна...

«Гаилә һәм мәктәп» журналының чираттагы саны 29 июньдә Самара өлкәсе Камышлы авылында узачак милли бәйрәмгә багышлана. Укучыларыбыз бу санда республикабыздан читтә яшәүче милләттәшләребез белән якыннанрак таныша алачак. Самараның «Дуслык» төбәк иҗади иҗтимагый оешмасы президенты, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шурасы әгъзасы, меценат Фәхретдин Канюкаев гаиләсендә бала тәрбияләү өчен кем җаваплы? Бүген шәһәр уртасында эшләп килә торган Дуслык йортын ачуга очкынны кем кабызган? 100 еллык Камышлы халык театрына халыкның яратып йөрү сере нидә? Зыя Ярмәкинең шигырендә макталган ак каен кайда үсә? Ярмәк вагын кайда бииләр? Бу һәм башка сорауларга җавапны журнал битләреннән табарга була.Шулай ук баласы ялга чыккан әти-әниләрнең фикерен истә тоты, җәйге иминлек мәсьәләсенә тукталдык. Ял итүдән битәр, киләчәккә планнар коручылар өчен «Хәрәкәттә – бәрәкәт», «Һөнәр», «Сәламәтлек» сәхифәләре кызык булыр дип ышанабыз.
Уку елы азагында басмабызның узган саннарында игълан ителгән берничә бәйгегә нәтиҗә ясалды. «Ребус чиш тә экскурсиягә бар» бәйгесе җиңүчеләре Милли банкның Татарстан буенча бүлекчәсендә экскурсиягә барып кайтса, «Туган тел» олимпиадасында катнашып, югары нәтиҗәләргә ирешүчеләрне КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тәбрикләнде. Ә менә «Нефтьченең бер көне» бәйгесенә эшләрне әле кабул итәбез.
Ландыш НӘСЫЙХОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ