Логотип Магариф уку
Цитата:

Халыкның 60 проценты электрон тавыш бирү яклы

Сайлау процедурасының еллар дәвамында калыплашкан системасы бар, ягъни һәркем үзе беркетелгән сайлау частогына килә, паспортын күрсәтеп, бюллетеньнәр ала һәм, сайлау кабинасына кереп, үзе хуп күргән к...

Сайлау процедурасының еллар дәвамында калыплашкан системасы бар, ягъни һәркем үзе беркетелгән сайлау частогына килә, паспортын күрсәтеп, бюллетеньнәр ала һәм, сайлау кабинасына кереп, үзе хуп күргән кандидатны яклап тавыш бирә. Тик замана үpгәрә, мәгълүмати технологияләр торган саен камилләшә бара. Һәм бу тора-бара сайлау кампанияләре процедурасына да йогынты ясамасмы?
Шул уңайдан Бердәм мәгълүмат үзәгендә оештырылган онлайн-элемтә барышында журналистлар тарафыннан Мәскәүдәге социаль маркетинг институтының сәяси анализ буенча директоры Виктор Потуремскийга: «Киләчәктә сайлаулар электрон тавыш бирү форматында уздырыла башламасмы?» дигән сорау бирелде. Аның җавабыннан аңлашылганча, хәзер илдәге халыкның 60 проценты электрон тавыш бирү яклы икән. Киләчәктә тулаем сайлау процедурасында да үзгәрешләр кертелүе бик ихтимал. Бигрәк тә референдумнар, сораштырулар уздырган чакта. Әмма информацион технологияләрне гамәлгә кертүдә лидерлар сафында булган Татарстан өчен мондый үзгәрешләр артык зур кыенлыклар тудырмас, дип уйлыйм, диде ул.
Таһир САБИРҖАНОВ

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ