Логотип Магариф уку
Цитата:

Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы

Мин Сезгә үземнең сыйныф җитәкчем Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы (мәктәптә аны барысы да Гүзәл Әхәтовна дип йөртә) турында язасым килә. Мин Минзәлә кадетлар интернат мәктәбенә бишенче сыйныфка укыр...

Мин Сезгә үземнең сыйныф җитәкчем Хамматова Гүзәлия Габделәхәт кызы (мәктәптә аны барысы да Гүзәл Әхәтовна дип йөртә) турында язасым килә. Мин Минзәлә кадетлар интернат мәктәбенә бишенче сыйныфка укырга килдем һәм быел 11 нче сыйныфта укыйм.
Гүзәл Әхәтовна, безне сыйныф җитәкчебез буларак,  елмаеп каршы алды. Җиде ел буе ул безнең сыйныф җитәкчесе һәм яраткан татар теле укытучыбыз. Ул - башта Минзәлә педагогия училищесын, яңадан читтән торып Алабуга дәүләт педагогия университетын тәмамлаган, югары категорияле укытучы. Гүзәл Әхәтовна - үз эшенең остасы, дип әйтер идем аның турында. Ул: “Әгәр дә үз фәнемә мәхәббәт уятып, телебез, милләтебез сагында торучы, мәдәниятебезне үстерүдә үзләреннән өлеш кертүче балалар тәрбияли алсам, мин – бәхетле! Әгәр балалар турында мактау сүзләре ишетсәм, мин – икеләтә бәхетле!  Еллар үткәч, укучыларым танып “Исәнме, апа!” дип эндәшсә, мин  мең мәртәбә бәхетле булачакмын” дип әйтә үзе турында.
Мин аның шулай булачагына ышанам, чөнки ул безнең “икенче әниебезгә” әйләнде. Нинди генә сорау белән аның янына килсәк тә, һәрвакыт тыңлап, төпле киңәшләре белән ярдәм итә.  Укытучы  бөтен гомерен, вакытын балаларга  багышлый. Минем укытучым да шундый. Мин аны бик хөрмәт итәм. Мин генә түгел, бик күп балаларның ата-аналары аның  турында яхшы фикердә. Ул укытучы да, тәрбияче дә, гаилә учагын җылытучы да, ана да.
Гүзәл Әхәтовна турында мин бик озак сөйли, яза алыр идем.  Мин генә түгел, мәктәпне тәмамлап чыккан укучылар, аларның ата-аналары бүген дә аның белән  очрашып, аралашып яшиләр, аннан  киңәшләр сорыйлар, үзләренең рәхмәтләрен әйтәләр.  Укытучым да үзенең укучыларын һәрвакыт яхшы яктан гына искә ала, аларның уңышларына  нәни балалардай сөенә, куана. “Хезмәтем, көчем – милләтем өчен” дип яши Гүзәл Әхәтовна. Бик күп авторларның шигырьләрен яттан яратып сөйли,  буш вакытларында ул үзе дә шигырьләр яза.  Аның шигырьләре төрле газета битләрендә басыла. Аның кызы да безнең мәктәптә эшли, укытучы һөнәрен сайлаган. Бүгенге көндә ул – ике баланың әнисе һәм дүрт оныгының яраткан әбисе. Гүзәл Әхәтовнаны мәктәптә укучылар да, укытучылар да, әти-әниләр дә яраталар, бик хөрмәт итәләр. Аның 36 елдан артык эш тәҗрибәсе бар.
Минем укытучым Гүзәл Әхәтовна булу белән мин  дә бик горурланам. Чын йөрәктән укытучым-Гүзәл Әхәтовнаны  якынлашып килүче язның беренче бәйрәме-халыкара хатын-кызлар көне белән котлыйм. Аңа киләчәктә ныклы сәламәтлек, сабырлык, гаилә иминлеге, озын гомер, эшендә зур уңышлар телим. Без Сезне бик яратабыз!!! Һәрвакыт шулай шат күңелле, ачык йөзле булып калыгыз!!!
Данил Гәрәев

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ