Хәтер көне – хәтеребездә

15нче октябрь – Хәтер көненә багышланган сыйныф сәгатен үзенчәлекле итеп, табигать кочагында уздырырга булдым. Балаларны автобус белән мәктәбебездән ике чакрым ераклыкта урнашкан Казан ханлыгы чоры истәлеге – борынгы кабер янына алып килдек. Укучыларыма кайчандыр Казан ханлыгы дип аталган дәүләт булуы, күрше Берсут-Сукачи авылының борынгы, шул чорда ук яшәгән авыл булуы турында сөйләдем. Бу кабер, аның яныннан агып чыккан Изге чишмә турындагы риваятьләрне искә төшердек. Казан ханлыгы шаһиты булган әлеге кабер ташындагы язуны галим Һарун Йосыпов укыган. Язулы ташта түбәндәге сүзләр язылган: «Мөбарәк һәм бар нәрсәдән өстен Аллаһы: “Һәр җан үлем ачысын татыр, бу дөнья – ахирәтнең иген кыры, – диде, – Бу дөнья бер сәгатьлек, аны гыйбадәт белән үткәр”. Тарих тугыз йөз кырык алтыда Зөлхиҗҗә аенда Карач угылы Карачура фани дөньяга күчте. Анасы таш ясатып куйдырды».

Һарун Йосыпов кабер ташында язылган датаның безнең ел исәбе белән 1540 елның апреленә туры килүен әйткән. Укучыларга әлеге дәрес-экскурсия күп мәгълүмат бирде. Алар кайбер риваятьләрнең дөреслеккә бик үк туры килмәвен аңладылар.

Узган гасырның 70 нче елларында яшьләр әлеге кабер ташын ватып- җимереп китә. Авылдашыбыз Мансур ага Фазылов, ирләрдән төркем җыеп, аны югалтудан саклый. Осталар ватылган урынны цемент белән катырып, тимер кыршау кигертеп куялар, ә әлеге тарих ядкаре булган таш фундаментка утыртыла.

1552 елгы вакыйгаларны сөйләгәннән соң, каберлектән читкәрәк китеп, көзге табигатьтә ял итеп алдык. Укучыларым, кечкенә яшьтә булсалар да, дәрес өчен матур итеп рәхмәт әйтә белделәр.

Автор фотосы
Лидия КОНСТАНТИНОВА, Мамадыш районы Үсәли урта мәктәбенең тарих укытучысы

Добавить комментарий