Логотип Магариф уку
Цитата:

Хезмәт хокукын яклау: укытучылар өчен киңәшләр

“Мәгариф” журналы укытучылар өчен кирәк булган хокукый мәглүмат белән уртаклашуны дәвам итә. Чираттагы материал эш бирүчеләр ягыннан төп хокук бозу очракларына һәм хезмәт хокукларын яклау ысулларына б...

“Мәгариф” журналы укытучылар өчен кирәк булган хокукый мәглүмат белән уртаклашуны дәвам итә. Чираттагы материал эш бирүчеләр ягыннан төп хокук бозу очракларына һәм хезмәт хокукларын яклау ысулларына багышланган.
Барыннан да ешрак эш бирүчеләр тарафыннан түбәндәге хокук бозулар очрый:

  • ставкаларны башка төрле тармак хезмәткәрләренең тулы эш атнасына – 36 сәгатькә – тиңләү (18 сәгать дәрес + 18 сәгать эш көненең билгеләп булмый торган өлеше) һәм көне буе эш урынында булу таләбе;

  • каникуллар вакытында укыту йөкләнешенән тыш та мәктәптә булуны таләп итү;

  • бәйрәм алды көннәрендә кыскартылган эш көненнән баш тарту;

  • нормадан тыш эшләүне исәпкә алмау (сәяхәтләр вакытында тәүлек буе эшләү, ял көннәрендәге экскурсияләр, озак вакытлы сыйныфтан тыш чаралар).

  • реаль эш вакытын дөрес исәпкә алмау яки аны ничек тә булса исәпләүдән бөтенләй баш тарту.


Кыенлык дәрәҗәсе буенча бу очраклар өч төркемгә бүленә.
Беренче һәм икенче хәлләрдә директорга аның хаклы булмаганын аңлатырга кирәк, аңа, мәсәлән, законга сылтама белән язмача гариза бирү да җитәргә мөмкин («минем хезмәт хокукларым бозылуны бетерүегезне сорыйм...» яисә профсоюз юристыннан аңлатма). Әгәр директор үзенең законсыз таләпләрен үзгәртмәсә – Хезмәт инспекциясенә һәм (яисә) прокуратурага туры юл тота аласыз.
Өченче проблеманы хәл итү дә кыен түгел. Бер яктан, укытучылар ягында Россия Хезмәт кодексы нормалары, шул исәптән 95 маддәдә әйтелгән “Эшләми торган яки бәйрәм көненә туры килгән смена яисә эш көне дәвамлылыгы бер сәгатькә кими" тора. Икенче яктан, уку көнен бер дәрескә кыскартып булмый. Мәктәп администрациясеннән бәйрәм алды көнендә укытучылар дәресләрдән соң ук эштән китәргә хокуклы дигән боерыкка ирешү җиңелрәк. Бу бернинди бәйрәм чаралары да уздырмаска дигән сүз түгел, чара я укытучыларның үз ихтыярлары буенча, я аның өчен өстәмә эш буларак түләүне күздә тотырга кирәк.
Дүртенче хәлне асат кына хәл итеп булмас. Дәрестән тыш эш өчен нинди дә булса формада компенсация алу өчен, дәрес расписаниесеннән тыш, директор белән күп нәрсә турында алдан сөйләшергә кирәк. Беренчедән, поход (сәяхәт) турында приказда укытучының балаларның тормышы һәм сәламәтлеге өчен тулы җаваплылык вакыты (ягъни аның эш вакыты) язылырга тиеш. Боерык текстыннан күренгәнчә, бу сәфәр – укытучының шәхси инициативасы түгел, ә мәктәпнең планлаштырылган тәрбия эшенең бер өлеше булырга тиеш (шуңа күрә боерыкта «...үткәрүне рөхсәт итәргә» түгел, ә « ... мәктәпнең чаралар планы нигезендә җаваплы итеп билгеләргә ... » дип әйтелергә тиеш). Икенчедән, укытучының дәрестән тыш эш яки ял көнендә эшләгән өчен нинди формада акча алачагын алдан язмача теркәргә кирәк. Монда ике вариант булырга мөмкин: акчалата компенсация яки өстәмә ял көннәре – отгуллар (РФ ХКның 152 маддәсе). Соңгысы мәктәп өчен җиңелрәк, шуңа күрә, гадәттә, директор каникуллар вакытында отгул бирергә ризалаша. Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, судка мөрәҗәгать итә калсагыз, эш бирүченең язмача күрсәтмәсе булырга тиеш.
Бишенче конфликта килгәндә, аны укытучы бер үзе генә, хезмәттәшләренең ярдәменнән башка хәл итә ала алмаячак. Чөнки бу мәсьәләдә укытучылар һәм эш бирүче директорларның мәнфәгатьләре капма-каршы якларда. Хәзерге финанслау шартларында, директор укытучыларның эш вакытының бер өлешен кыскартырга һәм түләнми торган вакытын арттырырга мәҗбүр. Икенче яктан, һәр хезмәткәр өчен дә барлык эш төрләрен максималь төгәл исәпкә алу бик мөһим.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ