Ким МИННУЛЛИН: «Мәгариф системасының бүгенге үзгәрешләргә әзерлеге күңел булырлык түгел»

ТР ФА Тел, әдәбият һәм сәнгать  институты директоры, Ким МИННУЛЛИН “Мәгариф” журналы редколлегиясенең яңа әгъзасы буларак, күтәрелгән мәсьәләләргә бик сак килгән кебек тоелса да, шактый гына фикер-тәкъдимнәре белән уртаклашты, бергә эшләргә әзер булуын белдерде.

  Бу әлбәттә, ул җитәкләгән институтның киңкырлы эш алып баруы,   бигрәк тә  соңгы ике елда милли мәгариф бүлеге төзелү белән дә аңлатыла.

-Эзлекле, планлы рәвештә министрлык белән дә, шәһәр мәгариф идарәсе белән дә бик тыгыз эшләр алып барабыз. Министрлык  барлык дәреслекләрне, программаларны, бүгенге  таләпләргә караган бөтен норматив базаны, нигездә безнең белән эшли. Шуңа күрә «Мәгариф» журналы белән ел дәвамында  бергәләп эшлисе уртак эшләребез, һичшиксез, булыр. Безнең институтның эшчәнлеге  күп тармаклы: тел, әдәбият, халык иҗаты, сәнгатьнең барлык юнәлешләре. Әдәбияттәге,  тел белемендәге яңалыклар, аларның концептуаль киләчәге мәсьәләләре… Дәресләр кыскарган вакытта ул әйберләрне мәктәпләргә кертеп тә булмыйдыр, әмма укытучы бары тик дәреслектәге мәгълүмәт белән генә утырмый. Шуңа күрә филология, сәнгать белеме өлкәсендәге яңалыклар, ул кай юнәлештә үсә,  төрки дөнья нәрсә белән яши? Менә бу мәсьәләләрдә безнең, һичшиксез, уртак эшләребез була ала,- диде ул.

Ул редколлегиянең эшен дә башкачарак күз алдына китерүен белдерде.

-Без  – редколлегия әгъзасы, барлык мәсьәләләрдә дә  белгечләр, барысын да беләбез,  дип әйтә алмыйбыз. Без үзебез дә бүгенге тормыштагы күп кенә мәсьәләләргә җавап эзләргә тиешбез. Чөнки соңгы бер-ике елда тел, милли мәгарифнең, гомумән мәгарифнең бүгенге үзгәрешләргә әзерлеге күңел булырлык түгел икәнен күрдек. Әйтик, тел, әдәбият мәсьәләсендә күпме генә сүз булмады. Дәреслекләребезне дә, методикаларыбызны да, укытучыларыбызны да, аларның әзерлекләрен дә мөмкин булганча шуның кадәр түбән дәрәҗәгә төшереп бәяләделәр. Әмма  безнең яктан, укытучылар, мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр ягыннан бу мәсьәләләргә нигезләп, кайдадыр катнашу, матбугатта, яки башка җирләрдә фикер яңгырамады диярлек.
Без үзебез дә үсәргә тиеш. Редколлегияне дә ниндидер киңәйтелгән семинарлар рәвешендә дә эшли алыр идек. Әгәр дә без үзебез бу мәсьәләләргә кермәсәк, журналны бүгенге көн таләпләренә туры килерлек итеп формалаштыра алмыйбыз. Бүгенге үзгәрешләр заманында аерым мәсьәләләр буенча үзебезгә дә ачык  семинарларга кемнәрнедер чакырып, аларга да бу мәсьәләләрне ишеттерсәк икән. Елына өч-дүрт тапкыр булса да үзебез өчен дә ниндидер җитди мәсьәләләрне күтәрү кирәктер. Бүгенге көндә  дәреслекләрдә, программада булган, әйтик, авторлар буламы ул,  аерым әсәрләрме, анда да яңалыклар көннән-көн табылып тора. Шуңа күрә безнең галимнәр язганнан, алар өйрәнгән хезмәтләрдән башка укытучы каяндыр яңалык ала алмый. Әйтик, 8 томлык әдәбият тарихын эшләп киләбез икән, ул бит Советлар Союзы таркалганнан соң яңа концепция белән эшләнгән зур хезмәт. Аның белән төрки дөнья, башка республикалар, мөстәкыйль дәүләтләр дә кызыксыналар. Әле менә яңарак кына Бакуда булып кайттык. Мәскәүнең Дөнья әдәбияты институты галимнәре,   директорлары да бар иде. Безнең белән килешмәгән әйберләре дә күп. Без үзебезнең әдәбиятне милли яктан килеп, халык язмышы һәм башка мәсьәләләргә бәйлибез. Укытучыларга ничек итеп үтемлерәк итеп бирергә бу мәcьәләләрне, нинди юлларын сайларга? Бәлкем редколлегия тирәсендә белгечләр белән бергә тагын ниндидер төркемнәр дә эшләп буладыр.   Эзләнүне  шушы рәвешле  дә дәвам итеп була дип уйлыйм. Институт бу юнәлештә дә актив катнаша ала. Һәм инде без һич тә бу мәсәләләрдә читтә калмаячакбыз,- диде Ким Мөгаллимович.

Бер үк вакытта ул мәктәп музейларының көн таләпләренә җавап бирү-бирмәү мәсьәләләренә дә тукталды.

 

Добавить комментарий