Логотип Магариф уку
Цитата:

Комендант үзизоляция вакытында күршеләрен кайгырта

Четаев урамындагы без яшәгән 11нче йортта Фаил Юнысовның комендант булып эшләвенә ун елдан артык. Шушы вакыт эчендә ул үзен  йортта яшәүчеләр каршында үз эшенә үтә дә җаваплы караучы шәхес итеп танытт...


Четаев урамындагы без яшәгән 11нче йортта Фаил Юнысовның комендант булып эшләвенә ун елдан артык. Шушы вакыт эчендә ул үзен  йортта яшәүчеләр каршында үз эшенә үтә дә җаваплы караучы шәхес итеп танытты.


Иртән торып эшкә китүчеләр аны елның елында кулына көрәк тотып кар көрәгән яки себерке тотып ишегалды чистартып йөргәнен күреп кала иде. Фаил Шәйдулла улы бу йортта дөрестән дә ныклы тәртип урнаштырды. Иртәнге эшен ул, гадәттә, агачларга су сибүдән башлап җибәрә. Аннары чүп җыючы машинага әрҗәдәге көнкүреш калдыкларын төяшә. Ишегалды юллары ватыла башласа, каяндыр вак ташлар юнәтеп, аларның чокырларын ямый. Яшәүчеләрнең шәхси машиналары төрле җирдә сибелеп тормасын өчен, бер урынга кую мәйданы да ясап куйды. Югыйсә, элегрәк подъезд каршына күпме “Ашыгыч ярдәм”, “Янгын сүндерү” һәм шундый гадәттән тыш хәлләр машиналары үтә алмый җафаланды. Инде менә февральдә лифтлар алыштыру башланган иде. Яңа лифтлар бөтен подъездларга куелып  беткәч кенә җибәрелергә тиеш диделәр. Әмма шәһәрдә коронавирус зәхмәтенә каршы карантин башлангач, Фаил Шәйдулла улы йорт идарәсе карарын үзгәртте. Йортта өлкәннәр, сабыйлар һәм төрле авырулар яшәвен искә алып, ул лифтларны һәр подъездга куелу белән эшләтеп җибәрде. Әйтик, барлык лифтлар да 1нче июньдә генә эшли башларга тиеш иде. Отставкадагы полковник алай итмәде. Лифт башта 1нче подъездда эшләп китте, аннары 2нчедә, 3нчедә дигән шикелле.  Зәгыйфьләргә генә түгел, эштән арып кайткан барча халыкка йөрү җиңеләйде. Аның шушы яхшылыгы аркасында, ничәмә-ничә кешенең дөньяга, кешеләргә карата күңеле йомшарды. Үзенә дә күпме рәхмәт сүзләре ишетте. Соңыннан белүемчә, ул моңа банктан кредит алып торуы аркасында ирешкән. Менә хәзер дә ул иртән торып, безнең исәнлегебезне тикшерә, кемгә нинди ярдәм-мазар кирәклеген белешеп тора. Аның шул сүзләреннән күңелләр эреп тора. Рәхмәт сиңа, Фаил туган!

                                                                             Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ