Логотип Магариф уку
Цитата:

Корбан чалдырырга теләгән мөселманнар кайсы мәчетләргә мөрәҗәгать итә ала?

21 август - Корбан бәйрәме. Ислам динендәге иң олы ике бәйрәмнең берсе. Шул уңайдан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы булып узды. Спикер - Татарстан мөфтиенең территорияләр...

21 август - Корбан бәйрәме. Ислам динендәге иң олы ике бәйрәмнең берсе. Шул уңайдан бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуы булып узды. Спикер - Татарстан мөфтиенең территорияләр (мөхтәсибәтләр) белән эшләү буенча урынбасары Мансур хәзрәт Җәләлетдин республикада Корбан гаетенә әзерлек хакында сөйләде һәм журналистларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.


Бәйрәм вәгазе Казан һәм Татарстан мәчетләрендә иртәнге 04.30 сәгатьтә башланачак.


Гает намазы – иртәнге биштә (05.00). «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында Галиев мәчетеннән бәйрәм намазын турыдан-туры трансляцияләү планлаштырыла.


ТРның Казыйлар шурасы карары белән нисаб күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 18500 сумны тәшкил итә.


Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламы өчен корбан итләрен тарату белән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды шөгыльләнәчәк. Корбан чалу бәйрәм намазыннан соң башланып китәчәк һәм махсус корбан чалу урыннарында өч көн дәвам итәчәк.


«Махсус билгеләнгән урыннарда барлык санитария таләпләре үтәләчәк, әлеге мәйданчыкларга бары кан анализлары лабораторияләрдә тикшерү үткән хайваннар гына кертеләчәк. Шулай ук иминлек, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәләчәк», – диде Мансур хәзрәт.


Казанда корбан чалу 18 мәчеттә һәм бер мәйданчыкта башкарылачак. Бүгенге көндә алар корбанлыкларга гаризалар кабул итә.


1 «Казан нуры» мәчете


Фатыйх Әмирхан урамы, 3


2 «Салихҗан»


Бестужев урамы, 66а


3 «әл-Мәрҗани»


Каюм Насыйри урамы, 17


4 «Гадел»


Оренбург тракты, 193


5 «Ризван»


Хөсәен Мәүлетов урамы, 48а


6 «Апанай»


Каюм Насыйри урамы, 27


7 «Тынычлык»


Мелитопольская урамы, 15 (Тынычлык)


8 «Әҗем»


Фәткуллин урамы, 15


9 Бертуган Петряевлар урамындагы комплекс


Бертуган Петряевлар урамы


10 «Ярдәм»


Серов урамы, 4а


11 «Рамазан»


Окольная урамы, 25б


12 «Мәүлид»


Селянская урамы, 23 (Залесный)


13 «Җомга»


Ильич урамы, 4


14 «Котдус»


Яснополянский тыкрыгы, 16 (Карьер)


15 «Иман нуры»


Дорожная урамы, 32а (Нагорный)


16 «Дин-Ислам»


Чишмәле урамы, 17а


Корбанлыкларга гаризаларны шулай ук Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды да кабул итә. Теләгән һәркемгә фондтан сарыклар алырга, корбан чалып аның итен аз керемле гаиләләргә, инвалидларга, авыр хәлдә калган кешеләргә, ятимнәргә тапшырырга мөмкин. «Зәкят» фонды барлык оештыру мәсьәләләрен хәл итүне үз өстенә ала: күпләп сатып алу бәясеннән сарыклар тәкъдим итүдән алып мохтаҗларга өләшүгә кадәр. Моннан тыш, фондта корбан чалу буенча квалификацияле белгечләр һәм корбанлыкларны алып килүчеләр белән киңәшләшергә мөмкин. Фондның хезмәтләре – бушлай. Сарыкларның бәясе – 7000 сумнан башлана. Белешмәләр өчен телефон: 225-33-22.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ