Логотип Магариф уку
Цитата:

Крым татарларын рәнҗеткән китапларга төзәтмә кертәләр

Крым китапханәләрендә тарих дәреслекләрен кулланыштан чыгарырга телиләр. Дәреслекләргә Крым татарлары рәнҗегән икән. Крым татарлары 10 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләргә төзәтмәләр кертүне сорап мөрәҗәг...

Крым китапханәләрендә тарих дәреслекләрен кулланыштан чыгарырга телиләр. Дәреслекләргә Крым татарлары рәнҗегән икән. 
Крым татарлары 10 нчы сыйныфлар өчен дәреслекләргә төзәтмәләр кертүне сорап мөрәҗәгать иткән иде.  Җирле милләттәшләребез Бөек Ватан сугышы вакытында немец нацистлары ягына чыгучылар буларак күрсәтелгән, дип белдергәннәр алар. Крым татарлары берләшмәсе дәреслекләр күрә алмау һәм дошманлык хисләре уята, дигән фикергә килгән иде.  Әлеге берләшмә әгъзалары Крым башлыгы Сергей Аксеновка мөрәҗәгать белән чыкты.
Бәхәс уяткан мәгълүмат дәреслекләрдән алыначак. Моны май ахырына кадәр эшлиячәкләр. 2019/2020 елда Крым Республикасы укучыларына яңа китаплар тапшырылачак.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ