Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмара районында ике бертуган бала янгында һәлак булган

Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы,  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт и...

Татарстанда бертуган ике бала янгында һәлак булган. Аларны өйдә бикләп калдырган булганнар, дип хәбәр итә «Татар-информ» агентлыгы,  Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Дәүләт идарәсенә сылтама белән.
«Кукмара районы Зур Сәрдек авылында шәхси йортта янгын чыгу турында хәбәр бүген 10.11дә 112 номерына килеп иреште», - дигәннәр министрлыкта.
Ачыкланганча, өч һәм алты яшьлек ике малайның әнисе, балаларын әбигә калдырып, Кукмарага киткән. Өлкән яшьтәге ханым, балаларны өйдә калдырып, ишегалдына чыккан. Янгын чыкканын күргәч, ул өйгә кермәкче булган, әмма төтен исеннән аңын югалткан.
Хатын-кызны күршеләре алып киткән һәм коткарырга өлгергән. Сабыйларга ярдәм итә алмаганнар - куе төтен аркасында өйгә кереп булмаган.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ