Логотип Магариф уку
Цитата:

Кукмарада август киңәшмәсе 250 укытучы һәм мәгариф идарәләре башлыгын кабул итте

Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, “Галактика” иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар, дип хәбәр и...

Кунаклар иң элек Кукмара аграр көллиятендә, шәһәребезнең күппрофильле лицеенда һәм гимназиядә, балалар бакчаларында, “Галактика” иҗат йортында булып, аларның эшчәнлекләре белән таныштылар, дип хәбәр итә җирле басма.


Район Мәдәният йортында “Россия Федерациясенең мәгариф стратегиясе: Татарстан Республикасында аны тормышка ашыру юллары” дигән темага үткәрелгән секция утырышында катнаштылар. Анда Татарстанның фән һәм мәгариф министры Рафис Борһанов, аның урынбасарлары, мәгарифне үстерү институты ректоры Людмила Ногманова, республиканың милли музее директоры Гөлчәчәк Нәҗипованың чыгышлары тыңланды.


- Укытучыларның республика киңәшмәсе кысаларында июнь аенда башланган чаралар ахырына якынлаша. Аның программасы бик бай булды: төрле секция утырышлары, татар теле укытучыларның корылтае үткәрелде. Аларны югары дәрәҗәдә үткәрү өчен Кукмара районы уңай мөмкинлекләр тудырды. Биредә бик зур күләмле хезмәт башкарылды. Шулай ук кукмаралыларның укучыларга профориентация бирү юнәлешендә башкарган эшләре дә игътибарга лаек, моны аграр көллият, күппрофильле лицей мисалында гына түгел, хәтта балалар бакчаларының эшчәнлегендә дә күрдек, - дип билгеләп үтте үз чыгышында Рафис Тимерхан улы.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ