Курай ясый беләсезме?

Күңеле тулы моң булган татар халкының үзенең бренды саналырдай кубыз, гөслә, думбра, сорнай кебек уен кораллары барлыгын беләсездер. Алар белән беррәттән, татарларда элек-электән курай да бик популяр булган. Чөнки халкым курай моңнары аша үзенең күңел халәтен: шатлык-кайгысын да, сагышын да, хис-хыялларын да белдертергә омтылган. Татар музыкантлары һәм композиторлары арасында курайны аерылмас юлдашы иткәннәре дә шактый. Шуңа татар кураен пропагандалау максатыннан алар тарафыннан моңарчы да байтак язмалар, китаплар язылды. Әйтик, «Сорнай» ансамбле җитәкчесе Ринат Гыйләҗев, язучы Мәгъcум Латыйфуллин, композитор Марс Макаров, музыка белгечләре Солтан Габәши белән Мәхмүт Нигъмәтҗановлар, курайчы Ифрат Хисамов – курайны иң актив пропагандалаучылардан. Тик Ифрат аганың да «Курайда уйнарга өйрән» дигән кулланмасы дөнья күргәнгә дә инде 35 елдан артык. Югыйсә, бүгенге балалар арасында да курайга карата битараф булмаганнар шактый. Ә аларга ничек ярдәм итәргә? Бу җәһәттән, музыка мәктәбе мөгаллимнәрен, курайга мөкиббән булган малай һәм кызларны сөендерә алабыз. Әле яңарак кына «Ихлас» нәшрияты күренекле балалар шагыйре, язучы-галим, Татарстанның атказанган уйлап табучысы һәм дә безнең «Мәгариф» журналының якын дусты, актив авторы Ринат Нуруллинның «Курайлар дөньясында» дигән бик тә үзенчәлекле китабын 1000 данә тираж белән бастырып чыгарды.

Үзенчәлекле дидек. Бу нәкъ шулай. Әлеге китапта курайларның татар мохитендә тоткан урыны моң дөньясына бөтен барлыгы белән гашыйк булган курайлар ясау остасы Рафаэль ага Гайзетдиовның хикмәтле дә, гыйбрәтле дә тормыш сәхифәләре аша бирелә. Рафинад Сәлаховның Ринат Нуруллин сүзләренә язылган «Татар курае» җырының ноталары белән ачылып киткән бу китапта татар музыка сәнгате тарихы, тынлы музыкаль халык уен коралларын (шул исәптән татар кураен да) ясау технологияләре һәм аларда уйнарга өйрәнү методикасы аерым бер кеше язмышы аша үтә дә аңлаешлы, йөгерек тел белән бәян ителгән. Музыка сәнгатебез тарихы бик борынгыдан – төрки каһанатлар чорыннан ук башлана икән, ләбаса: таш сыбызгы, тал сыбызгы, калай сыбызгы… Курайның да нинди генә төрләре юк икән! Тел курайлары, камыл курай, көпшә курай, нугай курае, җиз курай, агач курай, башкорт курае … һәм дә татар курае!

Татар курае башкортныкыннан ни белән аерылганын беләсезме? Бу хакта Р.Нуруллинның әлеге китабында бик тә тәфсилләп язылган. Шулай да сер итеп кенә әйтим: татар курае, башкорт кураеннан аермалы буларак, сыбызгысыманнар төркеменә карый икән, икенче төрле аны сызгыра торган озынча флейта дияргә була. Татар курае металл көпшәдән ясала, ә инде хәзер башкорт курае дип йөртелүче курай исә кыр курасыннан яки камыштан ясала торган булган… Әле татар кураен ясау технолоияләре дә әллә ничә төрле икән. Әйтик, Исмәгыйль Мусинча курай ясау технологиясе Ифрат Хисамовныкыннан нык аерыла, ә Рафаэль Гайзетдиновның курай ясау технологиясе бөтенләй башка. Җаныгызга кайсысы хуш килә, курайның шундыен үзегез үк ясый аласыз: әлеге «Курайлар дөньясында» китабында төрледән-төрле курай ясау технологиясе бик тә тәфсилләп аңлатылган.

Китапның соңгы бүлеге халкыбызның атаклы курайда уйнау осталарына багышланган.

Таһир САБИРҖАНОВ

Добавить комментарий