Лагерьга беренче сәяхәт

Лагерьга беренче сәяхәт – балалар һәм әти-әниләр өчен мөһим адым. Беренчеләренә тәүге тапкыр мөстәкыйльлек өчен мөмкинлек бирелсә, икенчеләре әлеге мөстәкыйльлеккә балам әзерме икән дип борчыла.

 

«Өстеңә кидеңме?», «Ашадыңмы?», «Егыла күрмә!» дип баланы ничә яшькә кадәр тәрбияләргә җыенасыз? Телибезме-теләмибезме, кайчан да булса кечкенә кошчыкларны оядан очырыр вакыт җитә бит. Әлеге вакытка ул мөстәкыйль рәвештә кием сайларга, көнен планлаштырырга өйрәнсә, бер дә начар түгел, ләбаса. Балаларны «әни итәгеннән аеру» өчен аны лагерьга ялга җибәрү – әти-әниләрнең үзләренә дә кирәкле тәҗрибә. Тик иң мөһиме – баланың үз теләге булсын.

Лагерь – ул ял, ә ял күңелгә рәхәтлек бирергә тиеш. Мөстәкыйль ял файдалы да булсын өчен, лагерьны бала белән бергәләп, аның кызыксынуларын исәпкә алып сайлагыз. Интернетта да мәгълүмат күп,
лагерьларга еш йөрүче дус-ишләренең фикерләрен дә тыңлагыз. Сменаның озынлыгы, яшәү шартлары, программа һ.б. – барысын да җентекләп өйрәнегез.

Үсмернең мөстәкыйль сәяхәткә ничә яшьтә әзер булуын бары тик әти-әниләр генә тоемлый аладыр. Ул җиде яшьтә, уникедә дә булырга мөмкин. Баланың яшеннән күп нәрсә тормый. Хәтта 12 яшендә дә үсмер лагерьларга йөрүдән баш тартырга мөмкин, бу очракта аны көчләп үгетләүнең кирәге юк.

Әгәр мөмкинлек булса, балагызга урнашырга, әйберләрен бушатырга булышыгыз. Тәрбиячеләр һәм вожатыйлар белән бергәләп танышу да аңа ышаныч өстәячәк. Кайчакта мендәрне алыштырып куеп, башка отрядка күчереп кенә дә мәсьәләне хәл итәргә була. Алай да, бала кайтам дип көйсезләнсә, нишләргә соң?

  1. Кайчакта бала импульсив хисләр нәтиҗәсендә дә әлеге карарга килергә мөмкин. Иптәшләре тарафыннан агрессив мөнәсәбәт, вожатыйның кисәтүе, конкурс яисә берәр чарадагы уңышсыз нәтиҗә еш кына күтәрә алмастай уңышсызлык булып тоела. Игътибар белән аны тыңлагыз, ачуланмагыз һәм гаепләмәгез, аңларга һәм хәленә керергә тырышыгыз. Вожатыйлар белән киңәшләшеп алыгыз.

Гадәттә, хисләр шаукымы тынгач, мондый вакытлыча хандра да тиз генә узып китә. Вакытында янына килергә, аны тыңларга, тәмлүшкәләр белән күңелен күтәрергә, башкаларны да сыйларга авырсынмагыз.

  1. Әгәр сезнең «өй кошы» берничек тә лагерь тормышына катнашып китә алмаса, дуслар тапмаса, тәрбиячеләреннән куркып торса, моны инде ял дип атап булмый. Киресенчә, файда урынына зыяны гына булачак. Әлбәттә, бу очракта аны өйгә алып китүегез хәерлерәк булачак. Әгәр бу хәлләрдән соң да бала лагерьга бару уеннан кире кайтмый икән, башка форматтагы сменаларны белешеп карагыз. Көндезләрен генә йөреп, кичкә йокларга өйгә кайта торган итеп көйләнгән оешмалар да бар бит.

Мөстәкыйль ял вакытында төрле ситуацияләр килеп чыкса да, бала өчен аерылып тору аша узу начар тәҗрибә түгел. Җаваплылык, социальләшү, карарлар кабул итәргә өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.

«Без бергә» – ярдәм бушлай

Әти-әниләр, опекуннар, бала мәнфәгатен кайгыртучылар өчен республикабызда «Росток» психологик-педагогик тернәкләндерү һәм коррекция үзәге базасында «Без бергә» дип аталган консультатив үзәк эшли. Проект Казанда гына түгел, Түбән Кама, Яшел Үзән, Яр Чаллы, Актаныш, Алабуга, Лаеш, Биектау, Саба районнарында да тормышка ашырыла. Үзәктәге белгечләргә 6000 нән артык кеше мөрәҗәгать иткән инде. Психолог, дефектолог, логопед кебек белгечләргә теләгән һәркем үз соравын җиткерә ала.

Журнал укучыларбызга да әлеге белгечләр ярдәменең кирәге чыгуы мөмкин, шуңа күрә белеп торыгыз: 2020 елның азагына кадәр үзәккә килеп, шалтыратып яисә видеоэлемтә аша бушлай мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Элемтә өчен Казандагы телефон: (843) 563-35-16.

Әти-әни колагына

«Ияләшә алмаса?», «Авырып китсә?», «Кыерсытсалар?» дигән шикләр белән үзегезне эчтән кимермәгез, әлеге куркуны балагызга да йоктырмагыз.

Аны юлга уңай фикерләр белән әзерләгез. Килеп чыгарга мөмкин булган кыенлыклар турында ипләп кенә, чишелеш юлларын күрсәтеп, әйтеп үтегез. Кайсы яшьтә баруына карамастан, тәүге тапкыр лагерьга җыенучыны иптәш белән җибәрсәң, әйбәтрәк. Шуңа күрә яшьтәшләре, туганы, сыйныфташы белән барса, үзен ышанычлырак хис итәчәк.

Үсмер чакта лагерьда ял иткән чакларыгызны искә төшереп, үзегезнең тәҗрибә белән уртаклашсагыз була. Авыр ситуацияләрдән ничек чыгуыгыз турында сөйләгез.

Юлга бергәләп әзерләнегез, балагыз үзенә ошаган әйберләрен алсын. Өс-башны еш алыштыру турында, шәхси гигиена хакында әйтергә онытмагыз.

Сезнең карашка «чүп-чар» дип тоелган кирәкмәс әйберләрен алуны тыймагыз. Алар бала өчен беренче чорда өйне хәтерләтеп торачак.

Кибеткә барып килегез. Лагерьга бару өчен яңа әйберләр алу баланың кәефен күтәрәчәк.

Добавить комментарий