Ленинград һаман истә…

Башкалабызның “МИР” кинотеатрында булачак Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышланган “Минем үләсем килми” дигән нәфис фильмы турында алдан киң җәмәгатьчелеккә әйтмәсәләр дә, фильмны карарга килүчеләр арасында кемнәр генә юк иде — Казан Суворов училищесе курсантлары дисеңме, шәһәр мәктәпләре укучылары, балалар бакчаларына йөрүче нәнүсләр, аларның әти-әниләре, узган тарихыбызга, ил язмышына битараф калмаган шәһәрдәшләребез, хәтта көч хәл белән хәрәкәтләнгән чал чәчле Бөек Ватан сугышы ветераннары да күренә иде залда.

Алдан ук киноны “Православие яшьләре” җәмәгать оешмасының Татарстан төбәк бүлеге һәм “Милли корпорация” продюсерлык үзәге иҗат итүен әйтергә кирәк. Кино проектын тормышка ашыруда Татарстанның Мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары фонды ярдәм күрсәткән. Фильмның сценариясен режиссер-куючы Марина Мусиенко Чаллыдагы 11 нче гомуми урта белем мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы Ольга Горячеваның шул исемдәге пьесасы буенча язган. Ленинград Ольга Горячева өчен бик тә якын тема. Ул узган гасырның 80нче елларында Казан университетында укыганда атаклы эзтабар Михаил Черепанов белән Ленинград өлкәсенең үлем үзәнлеге урнашкан Волхов сазлыгына бергә йөргән.

Фильмда Казан ТЮЗы актерлары – ТРның халык артисткасы Нина Калаганова, ТРның атказанган артисты Павел Густов, Анна Иванова, “Сказ” балалар-үсмерләр театры студиясенең нәни артистлары катнашкан. Аларны кинодагы вакыйгалар дөньясына тагын да тирәнрәк үтеп керсеннәр өчен, Марина Евгеньевна Дәрвишләр бистәсендәге 101 нче мәктәптәге Ленинград блокадасы музеена алып барган (Дәрвишләр бистәсенә сугыш башлангач, Ленинградтан хәрби завод күчеп килә). Мәктәп директоры, үзе дә блокадачы оныгы Татьяна Николаевна Петрова артистларга блокададагы Ленинград турында сөйләгән, аларның күпсанлы сорауларына җавап биргән.

Фильмда бер гаилә мисалында 1941-44 нче елларда блокададагы шәһәрдә барган вакыйгалар сурәтләнә. Төп геройлар – Таня һәм Шура исемле 5 һәм 11 яшьлек апалы-сеңелле ике кыз һәм аларның әнисе Татьяна Николаевна. Әтиләре фронтта булса да, аның сугыштан килгән хатлары, балаларының сөйләгән истәлекләре аша ул да кинода катнаша кебек. Блокада китергән кеше күтәрә алмаслык авырлыклар басымында ике кызның үзара мөнәсәбәтләреннән, күршеләре белән аралашуларыннан күз алдында олыгаюларын, какшамас, кыю рухлы булып үзгәрүләрен сизәсең. Күршеләре Шурага әниләренең эштә бомба ярчыгыннан һәлак булуын кайтып әйтсә дә, ул еламый, хәтта бу хакта сеңлесенә дә әйтмәскә куша. Сеңлесе моны сизми дисезме? Шура әнисенең башка өйгә кайтмаячагы, аның болытлар өстеннән балаларына карап утырачаклары турында сеңлесенә сөйләп утырганда, Таня апасына : “Безнең әни үлгән, нигә яшерәсең?” – дип аның сүзен бүлдерә.

Фильм беткәннән соң да, тамашачылар китәргә ашыкмады. Халык Санкт-Петербургтан блокада елларындагы рецепт буенча, көрпәдән, алабута, кычыткан, пычкы чүбеннән пешереп җибәрелгән икмәкнең тәмен татып карау өчен булса да,театрның алгы бүлмәсенә җыелды. Блокаданың иң авыр елларында ул тәүлеккә 125 грамм тәшкил иткән. Марина Мусиенко аларны кинодан соң үзләре дә олыгая төшкән бәләкәй артистлары белән таныштырды. Тамашачыларның күп санлы сорауларына җавап бирде. Әтием, Бөек Ватан сугышы солдаты, III һәм II дәрәҗә сугышчан Дан орденнары кавалеры Гарифулла Нигъмәтҗановның 1941- 1944 елларда блокададагы Ленинградны саклаган инженер — саперы булганга (блокада 41нең 7 сентябрендә башлана, 44ның 27 гыйнварында өзелә), сугышның чырае кебек кара төстәге әлеге 125 грамм авырлыктагы кыерчыклы икмәк телемен, әтием истәлеге итеп, үзем белән алдым.

Сугыш елларында Балтыйк буеннан Әтнә районының Олы Мәңгәр авылына күчеп килгән Латыш балалары язмышына багышланган “Мин сине сагынам…” исемле нәфис фильмны да әлеге иҗат төркеме төшерә.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий