Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпкә укырга керү тәртибе үзгәрә

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елдан баланы мәктәпкә кертү тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга керт...

ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында 2020 елдан баланы мәктәпкә кертү тәртибенең үзгәрүе турында хәбәр иттеләр. Үзгәрешләр Россия Федерациясе Гаилә кодексына һәм «Мәгариф турында»гы федераль законга кертелгән төзәтмәләр нәтиҗәсендә гамәлгә керә. 
1 гыйнвардан башлап ата-аналар баланы мәктәпкә теркәлү урыныннан тыш та бирә алачак. «Абый-апалары кайсы белем бирү учреждениесендә укыса, аларның туганнары да шул мәктәптә белем алу яки балалар бакчасына йөрү хокукына ия булачак. Бу бергә яши торган бер гаилә балаларына кагылачак», - диелә  хәбәрдә.
Бары буш урыннар булмау сәбәпле генә мәктәп баланы укырга алудан баш тарта ала.  Исегезгә төшерәбез, балаларны беренче сыйныфка теркәү түрында гаризалар 1 февральдә кабул ителә башлаячак.
Россия Президенты Владимир Путин узган елда бертуганнарны бер үк балалар бакчасына һәм мәктәпкә бирү турындагы законны имзалады.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ