Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләр төзелеше Президент күзәтчелеге астында

Татарстан Президенты мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен даими күз уңында тота. Узган ел 7 яңа мәктәп беренче тапкыр үзенең  ишекләрен ачкан һәм икесенә янкорма корылып төзекләндерелгән бул...

Татарстан Президенты мәктәпләр һәм балалар бакчалары төзелешен даими күз уңында тота. Узган ел 7 яңа мәктәп беренче тапкыр үзенең  ишекләрен ачкан һәм икесенә янкорма корылып төзекләндерелгән булса, быел аларның саны бермә-бер артыр дип көтелә. Мәгариф милли проектын тормышка ашыру максатларында быел  барлыгы  628 миллион (шуның 202 миллионы республика бюджетыннан) сум акча каралган.
Узган ел Чистай, Әлмәт, Алабуга, Казан  калаларында һәм авыл җирләрендә төзелгән мәктәпләр укучыларны шатландырды. Әмма уку урыны җитмәүдән хәтта Казанның яңа микрорайоннарында  һәм  бистәләрендә яшәүчеләр дә зарлана.  Республика җитәкчелеге  бу проблеманы хәл итү юлларын эзли. Шул нисбәттән, башкаланың Совет районында 1501 урынга һәм «Салават күпере» микрорайонында 1224 укучыга исәпләнгән белем бирү үзәкләрен төзеп, 1 сентябрьгә сафка тапшыру максат итеп куела.
Бездәге 1224 укучыга  исәпләнгән, заманча  спорт залы, бассейны, дәрестән тыш чаралар үткәрү зоналары булган мондый мәктәпләр Россиянең башка төбәкләрендә дә зур кызыксыну уята. Бу хакта Татарстан  мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин журналистлар белән булган очрашу вакытында ассызыклап узган иде.
Министрлык алдына куелган бурычлар исәбендә 1–4 сыйныфларда укучы балаларны  (ә быел аларның   саны 209 мең) кайнар аш белән бушлай сыйлау  да бар.  Күпчелек мәктәпләрдә шәхси ашханәләре булмау,   балаларны ашатуны оештыруда өстәмә кыелыклар китереп чыгарды. Укучы балаларны тукландыру блокларын төзү-төзекләндерү һәм заманча җиһазлау өстәмә чыгымнар таләп итә. Куелган бурычны тормышка ашыру максатыннан республикабыз соңгы өч елда 5,8 млрд сум акча сарыф итәр дип фаразлана.
Мәктәпләр төзелеше, укучыларны тукландыруны оештыру мәсьәләләре белән беррәттән, Мәгариф министрлыгына балалар бакчалары эшчәнлеген җайга салу да йөкләнгән. Шуңа да милли проектны  тормышка ашыруның барышын да алар даими күз уңында тоталар.  Республикабызда  быел 13 балалар бакчасы төзү һәм  2290 нарасыйны урынлы итү каралган.  
                                                      Альберт ЗАҺИРОВ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ