Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәпләргә тормыш дәресләре кирәкме?

Педсоветның яңа предметлар буенча махсус реестры тулылана. Танылган кешеләр һәм эшмәкәрләр мәктәптә хәрби әзерлек, эшмәкәрлек, яшь геройлар тарихын һәм олы тормышны өйрәнү дәресләрен кертү тәкъдиме бе...

Педсоветның яңа предметлар буенча махсус реестры тулылана. Танылган кешеләр һәм эшмәкәрләр мәктәптә хәрби әзерлек, эшмәкәрлек, яшь геройлар тарихын һәм олы тормышны өйрәнү дәресләрен кертү тәкъдиме белән чыккан.
Дәүләт Думасының оборона буенча  комитеты башлыгының беренче урынбасары Александр Шерин башлангыч хәрби әзерлекне өлкән сыйныфларга кайтару кирәклеген әйтә. Моның өчен ул хәрби уку йортлары базасында кадет корпуслары ачарга тәкъдим итә. Депутат фикеренчә, әгәр дә ата-аналар баланы 1 нче сыйныфтан мондый уку йортына бирергә уйласалар, урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, укучылар үзе армиягә хезмәт итәргә сораячак.
Мәгариф министры Сергей Кравцов һәм Саклык банкы мәктәп укучылары өчен эшкуарлыкның факультатив дәресләрен әзерлиләр.  Бу дәресләр яшүсмерләрнең финанс белемен һәм эшкуарлык талантларын үстерергә ярдәм итәчәк.
Прогрессив белем бирү институты директоры Анна Маркс тарафыннан өлкән сыйныф укучылары өчен психология, финанс, дөрес туклану, өлкән тормыш дәресләре кертү тәкъдиме белән Сергей Кравцовка мөрәҗәгать хаты юлланган.
Таңсылу ГАБИДУЛЛИНА

Педсовет сайты материаллары буенча

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Хәрби хәзерлеге кирәкми аның, һаман сугышка әзерләнәләр... Болай да акылсызлар дочурта, тагын кулларына автомат тотарга да өйрәтсеннәр шуларга... Ә менә финанс, психология, дөрес туклану турындагы дәресләр кирәк балаларга. Автор: Укучы

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ