Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәскәүдә халыкара китап ярминкәсе

Мәскәүдә Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе ачылды. Анда Татарстан китап нәшрияты да катнаша. Бу хакта «Мәгариф»кә нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.  Бүген күргәзмәнең беренче...

Мәскәүдә Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе ачылды. Анда Татарстан китап нәшрияты да катнаша. Бу хакта «Мәгариф»кә нәшриятның генераль директоры Илдар Сәгъдәтшин хәбәр итте.  
Бүген күргәзмәнең беренче көне. Ачылу тантанасында Роспечать җитәкчесе Михаил Сеславинский катнашкан. Быел беренче тапкыр Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе «Манеж» күргәзмә комплексында уза.
«Без Мәскәүгә 200 дән артык исемдә китап алып килдек. Барлыгы 1000нән артык китап. Татарстаннан тыш, күргәзмәдә Чечня, Удмуртия Чувашия, Якутия нәшриятлары катнаша. Безнең республикадан Татарстан китап нәшрияты һәм «Заман» нәшрияты бар», - диде Илдар Сәгъдәтшин.
Әңгәмәдәшебез белдерүенчә, мондый ярминкәләр Россиядә елда ике тапкыр гына оештырыла. Аның берсе — Кызыл мәйданда узучы Мәскәү китап күргәзмәсе, икенчесе — Халыкара Мәскәү китап  күргәзмә-ярминкәсе.
«Коронавирус пандемиясе сәбәпле без июньдә уза торган ярминкәдә катнаша алмадык. Анда берничә Мәскәү нәшрияты гына катнашты.  Әлеге ярминкәгә өметләр зур», - диде Сәгъдәтшин.
Ярминкәгә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшинның килүе дә көтелә.
«Мәскәүдә яшәүче татарларны һәм башкала кунакларын шушы күргәзмәгә чакырып калабыз. Алар безгә, социаль челтәрләр аша язып, китаплар алып килүебезне сорадылар. Без бу ихтыяҗны канәгатьләндерергә килдек. Өстәвенә, ярминкәдә китаплар үз кыйммәтенә сатыла», - диде Татарстан китап нәшрияты генераль директоры.
Халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе кысаларында  Россия китап нәшриятлары арасында үткәрелүче «Кече Ватан» («Малая Родина») конкурсына нәтиҗә ясалачак.
«Китап сөючеләр арасында әлеге дәрәҗәле конкурсны «Китап Оскары» дип йөртәбез.  Конкурста Татарстан китап нәшриятендә басылып чыккан «Моабит дәфтәрләре» китабы катнаша. Ул 250 нәшрият китаплары арасында беренче 15-леккә керде. Кыска исемлек инде бу. Төгәл нинди урын алуыбыз 4 сентябрьдә билгеле булачак. Безнең өчен зур уңыш бу!», - дип бүлеште эңгәмәдәшебез.
Мәскәү халыкара китап күргәзмә-ярминкәсе 6 нчы сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Айгөл ЮНЫСОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ