Логотип Магариф уку
Цитата:

«Мәскәүгә барам әле, Галине табам әле!»

Мәрхүмә җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның әлеге шаян җыры Ләйсәнне тыңлап утырганда исемә төште. Ул да бит ярны Мәскәүдә тапкан кыз.– Мин ничек танышып, якынаеп китүебезне сизми дә калдым. Мәскәү татарлар...

Мәрхүмә җырчы Хәмдүнә Тимергалиеваның әлеге шаян җыры Ләйсәнне тыңлап утырганда исемә төште. Ул да бит ярны Мәскәүдә тапкан кыз.
– Мин ничек танышып, якынаеп китүебезне сизми дә калдым. Мәскәү татарлары штабы оештырган җәйге кичәләрнең берсенә килгәндә велосипедым ватылды. Шунда Фәрит, яныма килеп, тимер атымны рәтләде, татар телендә нәрсәдер әйтте. Мин бик аңлап бетермәдем, чөнки татарчам чамалы иде. Шулай да уңайсыз хәлдә калмас өчен елмайдым да, рәхмәтемне әйтеп, башымны чайкадым. Соңыннан гына белдем: Фәрит миңа, шаярып, тәкъдим ясаган икән! – дип көлеп искә ала Ләйсән тормыш иптәше белән танышкан мизгелләрен. Бүген алар өч бала үстерәләр һәм үз йортлары белән район җирендә яшиләр. Танышулары һәм кавышулары Мәскәүдә булса да, татар мохитен сагынып, балаларыбыз да татарчаны белеп үссеннәр дип, иренең туган ягы Арчага кайтканнар.

Бу – Мәскәүгә китеп, татарлыкларын югалтмыйча, үз милләтем кирәк дип ышану белән үзенә тиң яр тапкан бер парның кыскача мәхәббәт тарихы. Саный китсәң, мегаполиска укырга, йә булмаса эшкә дип китүче милләттәшләребезнең бер-берләре белән очрашулары, кавышулары турында китап язарлык икән.
Үзе чая, үзе сөйкемле,
Үзе бер дә усал түгел кебек
шикелле
– Без танышкан-кавышканнарның бөтен язмышларын белеп бетермибез. Әмма бер-берләрен күреп алуларында һәм гаилә коруларында безнең ярдәм тигән икән, моңа шатланып туя алмыйбыз, – дип сөйли Мәскәү татарлары штабы координаторы Гөлнара Яруллина. – Мәскәү – зур шәһәр. Минем дә кайчандыр монда киләсем, эшлисем килде. Казан химия-технология университетын тәмамлаганнан соң шулай иттем дә. Әмма күпмедер вакыттан соң туган якларны, татарча аралашуны сагына башладым. Уртак бәйрәмнәр, үзебезнең мохит җитми иде. Шулай бервакыт «Татар җыры» концертына барырга булдым һәм шунда Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм абый Җамалиев белән таныштым. Ул миңа үзләренең оешмалары хакында сөйләде һәм шунда килергә чакырды. Менә шуннан минем тормышым җанланып китте дә инде!..

Гөлнараның активлыгы һәм төрле идеяләргә мохтаҗлык кичермәве бер күрүдән үк тоемлана. Ул редакциягә килеп кергәч тә игътибарымны шундук үзенә тартып алды. Үзе чая, үзе сөйкемле! Әнә шул сыйфатларын күреп алган булса кирәк, Рөстәм Фәиз улы аңа штабта төрле тематик очрашулар үткәрүне үз өстенә алырга тәкъдим иткән. Гөлнара ризалаша. Аның эшчәнлеге аркасында соңгы берничә елда Мәскәүгә киткән татарларның тормыш-көнкүреш-ләре күпкә кызыграк була башлый. Очрашуларда катнашырга теләүче яшьләрнең саны да артканнан-арта бара.
 – Бездә бик күп очрашулар уза, – дип сүзен дәвам итә Гөлнара. – Аларны, кызыксынулары бердәй булган кешеләрне уртак мәйданга җыю максатыннан, төрле тематик клубларга бүлеп үткәрәбез. Әйтик, 10-20 еллар элек эшләп килә торган «Милли каләм», «Аксакаллар очрашуы» кебек чаралар янына яшьләр бик тә яратып катнаша торган «Татар Мафия», «Аулак өй», «Студентлар очрашуы» һ.б. проектлар килеп кушылды. Аларны егетләр-кызлар бик үз итеп өлгерде, бер генә очрашуны да калдырмаска тырышалар. Танышу-кавышулар да шуннан башлана. Дөресен генә әйткәндә, Мәскәүдә татарларның бер-берсе белән табышып гаилә кора алуы – зур проблема. Кемнәрдер татарлар штабы барлыгын белеп тә бетерми, якташларын эзләп, төрле сайтларга мөрәҗәгать итә. Дөрес, Интернет аша танышу уңайлы һәм заманча, әмма онлайн аралашып кына кемнең кем икәнлеген белеп бетереп булмый шул. Егет кеше кызны, кафеда очрашыйк, дип чакырган очракта да, андый күрешүдә кеше ачылып бетмәскә мөмкин бит. Ә без башка юлдан барабыз. Штаб һәрвакыт җанлы очрашулар үткәреп тора. Уен форматын еш кулланабыз, табигатькә чыгабыз. Менә шунда яшьләргә үзләрен күрсәтергә һәм ошаткан кешеләрен күзәтергә бөтен мөмкинлекләр бар.
Украинга – өчпочмак,
татарга – вареники
... әллә киресенчәме?
Мин үзем дә татарлар мохитеннән ерак җирдә тудым һәм үстем. Без яшәгән яклар – Магадан өлкәсе –
 «на краю света» дип телгә кергән ерак төбәкләрнең берсе. Шунда әни белән әтинең ни өчен татарлар белән аралашуны һәм милли гореф-гадәтләребезне сагынып яшәгәннәрен мин үсә төшкәч кенә аңладым. Әнинең өчпочмаклар пешереп, Кадрия апалар гаиләсе белән чәйләп утыруларының чын мәгънәсен бала чагымда аңламаганмын әле. Гаилә дуслары украинлылар Светлана апа белән Миша абыйның: «Мы обязательно придём к вам в гости, только испеките, пожалуйста, ваши татарские пирожки с мясом и картошкой! А мы вас на вареники пригласим!» – дип шаяруларын еллар узгач та искә төшерәм һәм елмаеп куям. Һәр милләтнең туган якларыннан читтә үз йолаларына тугры калып яшәве зур кыйммәткә ия. Ә балаларның да нәсел-тамырларын, ана телләрен белеп үсүләрендә гаиләдәге тәрбия зур роль уйный.
Халык санын алу
уяулык сорый
– Халыкның күпчелеге хәзер шәһәрләрдә яши, әйләнә-тирәбездә бар да рус телендә, шуңа күрә туган телне белеп үсү – бик катлаулы мәсьәлә. Кызганыч, бүген 20–40 яшьлек ата-аналар буыны ана телендә сөйләшә белми инде, – дип уртаклашты бу уңайдан үз фикерләре белән Мәскәү татарлары штабы җитәкчесе Рөстәм Җамалиев. – Безнең оешма әлеге хәлне төзәтергә тырыша. Без татарча белмәгән милләттәшләребезне туган телне өйрәнүгә вәгазь укулар, нотык сөйләүләр аша түгел, ә җанлы аралашу белән җәлеп итәргә тырышабыз. Мәскәү татарлары штабы үткәргән очрашуларга бик күп яңа кешеләр килә, һәм без аларның берсен дә татар телендә сөйләшергә мәҗбүр итмибез. Максатыбыз – иң элек дустанә мөнәсәбәт урнаштыру. Кешенең ничек яшәве, ниләр белән кызыксынулары, нинди гаиләдә үсүе, үз милләте хакында ни дәрәҗәдә яхшы белүен ачыкларга тырышабыз. Чын милләтпәрвәрлек гаиләдә тәрбия-
ләнергә тиеш. Тик ни кызганыч, күпчелек ата-
ана бу хакта онытып җибәрә. Тормышның тизлеге, мәшәкатьлелеге дә гаиләдә ата-ананың бала белән җанлы аралашуына вакыт калдырмый. Шуңа күрә Мәскәүдә әлеге миссияне татарлар штабы өлешчә үз өстенә алды. Без яшьләрдә шул патриотизмны уятыр-
га, үстерергә омтылабыз.
Рөстәм әфәнде әйтүенчә, төрле тематик очрашулар, анда яңгыраган татарча җырлар, әдәби әсәрләр, халык һәм тел турындагы белемнәрне үз эченә туплаган заманча өстәл уеннары кунакларда татарлык хисләрен уятып җибәрергә ярдәм итә. «Мондый алымнар белән эш итү чын мәгънәсендә могҗиза тудыра, – ди ул. – Кеше бер төрле фикер белән килә, ә киткәндә бөтенләй башкача уйлый башлый. Андый егет-кызлар безнең янга кабат киләләр».
Рөстәм Җамалиевның тагын бер фикере вакытлы һәм кызыклы тоела.
– Халык санын исәпкә алуның иң катлаулысы Мәскәүдә булачак, – ди ул. – Чөнки мондый мегаполиста ассимиляцияләшү зур тизлектә бара. Табигый татар мохите юк, катнаш никахлар күп, православиенең йогынтысы зур. Әмма шулай булуга да карамастан, кеше үзенең тамырларын онытмыйча, генетик дәрәҗәдә уянырга, уяу булыр-
га тиеш. Без менә шул уяулык сагына бастык.
Ана телен белмәгән –
 бәхеттән мәхрүм калган
Телне белү мәсьәләсендә фикерләр чуар. Кемнәрдер, телең ана телендә ачылмаса, татар телен үзләштерү авыр, ди. Моны мин үз мисалымда яхшы аңлыйм. 9 яшемә кадәр мин «әни, әти»дән башка татар сүзе белмәдем. Өйдә татарча сөйләшсәләр дә, урамда, мәктәптә аралашу мохите чеп-чи русча иде. Сөйләгәннәрен аңлыйм, тик үзем сөйләшә белмим. Туган телне әби-бабай янына Татарстанга кайткач кына өйрәндем. «Марҗа», «морҗа», «мәрҗән» сүзләренең кайсы нәрсә аңлатканын бик озак белми тилмерүем хәзер мәзәк инде! Уйланып куям – туган якларга кайтмаган булсак, бәлки, татарчам әнә шул «әти-әни»дән ары китмәгән дә булыр һәм мин бик зур бәхеттән мәхрүм калыр идем.
Шул яктан караганда, Мәскәү татарлары штабы башкара торган эшчәнлек –  татарны татарлаштыруда зур адым ул. Аларның Казанда үткән бер очрашуларына баргач, яшьләрнең вата-җимерә булса да татарча чыгыш ясауларын күреп сөендем. Ихластан үзебезчә аралаша иде алар. Татар булулары белән горурланулары әллә кайлардан сизелеп торды. Кем белә, бәлки шушы ук яшьләр гаилә корып яши башлагач, балаларына туган телгә һәм гореф-гадәтләребезгә мәхәббәт тәрбияләү өчен дә вакыт табар.
Галия ХӘБИБРАХМАНОВА

 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Гөлнара өчен шат! Автор: Аноним

    БАШКА ЯЗМАЛАР

    Ишетми калмагыз

    Аудиоязмалар

    • Гильм Камай

    • Җәлилнең якын дусты

    • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

    • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


    ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ