Логотип Магариф уку
Цитата:

Мәктәп укучыларының туклану рационын контрольгә алалар

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану яхшы сыйфатлы һәм затлы булу өстенә, балаларга ошарга да тиеш. “Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте әлеге карашны вә технологияләрне һәм оешты...

Мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында туклану яхшы сыйфатлы һәм затлы булу өстенә, балаларга ошарга да тиеш. “Россия кулланучылар күзәтчелеге федераль хезмәте әлеге карашны вә технологияләрне һәм оештыручылар, һәм белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре белән бөтен яклап тикшерергә уйлый,- диде әлеге хезмәт башлыгы Анна Попова.
“Яхшы сыйфатлы азык әзерләү генә аз, аны бала йөз чөереп түгел, бәлки яратып, тансыклап, өенә кайткач әти-әнисенә мактап сөйләрлек итеп ашарга тиеш. Менә шул чагында гына ризык чүп чиләгенә ыргытылмас,”- диде ул, балалар коллективларында туклануны оештыру үзенчәлекләрен шәрехләп.
“Бу караш әлегә өйрәнү хәлендә, әмма без аны бик мөһим мәсәлә һәм аны хәл итәргә кирәк, дип карыйбыз. Мәктәпнең ничәдер йөз бала кайнар аш белән тәэмин ителде дип хисап бирүе генә түгел, бу хисапка азыкның бала организмына эләгүе дә керергә тиеш,- дип ассызыклады башлык.
Бу өлкәдә Россия кулланучылар күзәтчелеге ата-аналар белән тыгыз элемтәдә торырга ниятли. “Әти-әниләр җәмәгатьчелеге бу программага теләп кушылыр дип өметләнәбез. Чөнки аларның контроле иң таләпчән, иң кискен һә иң җәһәтләрдән санала. Без моңа басым ясарга, аны тормышка ашырырга тырышачакбыз”,- диде җитәкче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ