«Минем Тукай» флешмобында катнашыгыз!

Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты «Минем Тукай» флешмобын игълан итте.

Флешмоб 16 апрельдән 26 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Катнашырга теләүчеләр Габдулла Тукай әсәрләрен укуны видеога төшереп, #МИНЕМТУКАЙ хештегы белән иинстаграмда урнаштырырга тиеш була.

Флешмобта инструменталь әсәрләрнең видеоязмасын, Габдулла Тукай яки аның иҗаты буенча ясалган рәсем, фото, сынлы сәнгать әсәрләренең сканы белән  катнашырга мөмкин.

 

Добавить комментарий