Логотип Магариф уку
Цитата:

«Могҗиза» могҗиза тудырды

22 нче декабрь, Татар профессиональ театрына нигез салынган көндә, «Могҗиза» театр студиясенең беренче иҗат җимеше – «Булмас димә – була шул!» тамашасы күрсәтелде.Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы – Р...

22 нче декабрь, Татар профессиональ театрына нигез салынган көндә, «Могҗиза» театр студиясенең беренче иҗат җимеше – «Булмас димә – була шул!» тамашасы күрсәтелде.
Сценарий авторы һәм сәхнәгә куючы – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов. Биюләрне куючы – Салават Хәбибуллин. Студия җитәкчесе – театрның баш администраторы Зөлфия ханым Бәшәрова.
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры каршында оешкан, сәламәтлеге чикләнгән балаларның иҗади мөмкинлекләрен үстерү максатыннан оештырылган «Могҗиза» театр студиясе уңышлы эшләп килә. Әлеге изге эш театр директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Наил улы Мөсәгыйтов тәкъдиме, Альбина Фәрид кызы Сәлимгәрәева җитәкчелегендәге «Во благо вместе» инициатив төркем ярдәме белән берлектә тормышка ашырыла.
Алия ӘБРАРОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ