Мошенникларның фантазиясе чиксез

Татарстан буенча барлык мошенниклык очракларын исәпләсәң, 3135 очрак теркәлгән (2017 елда – 3817), шуларның 70 проценттан күбрәге интернет һәм мобиль телефоннар аркылы кылынган. Эчке эшләр министрлыгының җинаятьчеләрне эзләү идарәсе җитәкчесе урынбарасы Тимур Шакирҗанов матбугат конференциясендә әнә шулай дип белдерде. «Түләүсез игълан сайтларында, интернет-кибетләрдә сатып алучы кыяфәтендә кешеләрнең банк карталарындагы акчаларын урлаучылар күпчелекне тәшкил итә, – дип мошенниклыкның популяр ысулларын санады ул. – Фонд биржаларында ялган программалар аша акча үзләштерүчеләр дә бар. Йөк ташу өлкәсендә дә ялганлау ысулын табалар. Мәсәлән, ati.su сайтында шәхси эшмәкәр исеменнән заказ биргәндә ялган адресны күрсәтеп, Түбән Камадагы зур оешманың 3,5 миллион сумлык товарын кулга төшерәләр. Болардан тыш, элек алынган дарулар өчен компенсация түләргә тәкъдим итүчеләр, банк картасын кемдер кулланырга маташа дип банк хезмәткәрләре исеменнән шалтыратучылар да күп».

Яңа технологияләрне үз итмәүче өлкән буын кешеләрнең кесәсен исә социаль проблемаларны хәл итәбез дигән ялганчылар «чистарта». Мошенникларның мондый гади генә кармакларына эләкмәгез дип күп сөйләнсә дә, алданып акчасыз калучылар җитәрлек. Бозымны чыгару, социаль ярдәм күрсәтү, газ счетчикларын алыштыру, газоанализатор, суга фильтр һ.б. җайланмаларны урнаштыруны сәбәп иткән мошенникларны хуҗалар үзләре үк өйләренә кертәләр.

Нәтиҗәдә узган ел мошенниклардан 27 миллион сумлык зыян күргән халык. Үзебезнең уяулык җитми ди белгечләр. Мисал өчен Казан шәһәрендә төрмәдә утырчы 36 яшьлек ир-ат, телефон аша “туганыгызга ярдәм кирәк” дигән иң таралган ысул белән 24 кешенең акчасын үзләштерә. «Беркемгә дә телефонның, картаның пин-кодларын, башка мәгълүматларны әйтергә ярамый. Интернет челтәрендә исә аеруча сак булырга кирәк. Ышанычлы сайтларда гына сату-алу эшләрен алып барыгыз», – дип киңәш итә эчке эшләр министрлыгы вәкилләре.

Ләйсән НИЗАМОВА

Добавить комментарий