Логотип Магариф уку
Цитата:

Мөслим укытучысының дәресе — илдә иң яхшысы

Мөслим гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының дәрес планы Россиядә иң яхшылар рәтендә. «Җиңү дәресләре» педагоглар конкурсының финалистлары билгеле булды.  Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаенна...

Мөслим гимназиясенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысының дәрес планы Россиядә иң яхшылар рәтендә. «Җиңү дәресләре» педагоглар конкурсының финалистлары билгеле булды.  
Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан оештырылучы халыкара конкурста 15 меңнән артык укытучы катнашкан. Финалга исә аларның нибары 33е генә чыкты. Мондыйлар арасында Мөслим гимназиясе укытучысы Илдар Юлдашев та бар. Ул финалда Татарстан данын яклаячак бердәнбер укытучы.
Илдар Наил улының дәрес эшкәртмәсе «Тарих буенча иң яхшы дәрес» номинациясендә беренче өчлеккә керде. Укытучының 26 еллык педагогик стажы бар. Берничә тапкыр мөгаллим «Безнең иң яхшы укытучыбыз» грантына ия булган.
Март аенда  Илдар Юлдашевны «Җиңү дәресләре» конкурсының финал сынаулары көтә.
Укытучыны әлеге уңышы белән котлыйбыз һәм аңа җиңү телибез!
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ