«Мулла» фильмы иң яхшы режиссер эше номинациясендә җиңү яулады

Хәзерге минутларда XIV Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең бүләкләү тантанасында «Тулы метражлы нәфис фильмда иң яхшы режиссер эше» номинациясе лауреаты игълан ителде. Бу хакта «Татар-информ» антлыгы хәбәр итә. Быелгы кинофестивальнең иң яхшы режиссерлары — «Мулла» фильмын төшергән Рамил Фазлыев һәм Әмир Галиәскаров.

Алар кинофестиваль статуэткасын кабул итеп алдылар һәм «Мулла» фильмының генераль продюсеры Миләүшә Айтугановага рәхмәт әйттеләр.

 

Добавить комментарий