Логотип Магариф уку
Цитата:

Оялчанлыкның чын мәгънәсе

Бүген еш кына яшьләргә укуда, спортта, башка өлкәләрдә уңышларга ирешер өчен, үзеңне чикләмәскә, оялмаска кирәк дип өйрәтәләр. Бер яктан караганда, кеше үзенә Аллаһ биргән мөмкинлекләрне үстерергә, фа...

Бүген еш кына яшьләргә укуда, спортта, башка өлкәләрдә уңышларга ирешер өчен, үзеңне чикләмәскә, оялмаска кирәк дип өйрәтәләр. Бер яктан караганда, кеше үзенә Аллаһ биргән мөмкинлекләрне үстерергә, файдаланырга тырышырга тиеш. Әмма һәркайсыбызда нәфес барлыгын онытмау хәерле. Нәфес дип, гадәттә, кеше җанының тискәре сыйфатларын, теләкләрен атыйлар. Әгәр кешедә иман, оят юк икән, нәфес аны гөнаһлы гамәлләр кылуга китерергә мөмкин. Оялчанлык сыйфатының чын мәгънәсе һәм әһәмияте белән танышыйк.
Оялчанлык (хәя) – ул Аллаһы Тәгаләдән куркып, начар, тискәре  эшләрдән саклану дигәнне аңлата. Оялчанлык төшенчәсе кеше иманының камиллеген күрсәтә. Хәдис-шәрифтә: «Оят яхшылыктан башка бернәрсә дә алып килми», – дип әйтелгән (Бохари, Мөслим).
Оят күркәм әхлак сыйфатларының нигезендә ята һәм яхшылык кылу, начарлыктан тыелу өчен, иң көчле этәргеч булып тора. Әгәр кешеләрдә оят булмаса, дөнья тормышының тәртибе бозылыр иде. Адәм баласы эшләгән хата һәм гөнаһларыннан оялмаса, Аллаһы Тәгаләдән курыкмаса, аны начар гамәлләрдән һич туктатып булмас иде.
Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.): «Чынлыкта, беренче пәйгамбәрлек сүзләреннән безгә түбәндәгеләр килеп җиткән: әгәр дә оят хисең булмаса, нәрсә теләсәң, шуны эшлә», – дип әйткән (Әл-Бохари).
Бу хәдистән аңлашылганча, беренче пәйгамбәрләрнең нәсыйхәте оят турында булган, кешеләр бу сүзләрне пәйгамбәрләрдән кабул итеп, гасырлардан-гасырларга күчергәннәр, һәм ул мөселманнарга килеп җиткән. Оят начар эшне башкарудан тыеп тора, ә бернәрсәдән дә оялмаучы кеше үзе теләгән нәрсәне генә эшләячәк.
Оялчанлыкның ике төре бар. Беренчесе – тумыштан килә торган оялчанлык. Моңа ия булган кеше әхлак күренешләренең иң бөекләренә күтәрелә, гөнаһ кылудан баш тарта, әхлагында начар сыйфатлар булдырырга тырышмый. Шуңа күрә дә оялчанлык яхшылык чыганагы һәм диннең бер тармагы булып санала. Пәйгамбәр (с.г.с.): «Оялчанлык иманның бер тармагы булып тора», – дигән (Бохари, Мөслим).
Икенчесе – булдырылган оялчанлык, ягъни Аллаһны тану, Аның бөеклеген, якынлыгын белү белән һәм Аның күзләребез хыянәтен һәм йөрәктәге уйларыбызны белүен тану белән тәрбияләнелә торган оят. Мондый төр оятны булдырырга тырышкан мөселман иманның бөек сыйфатларын булдыра һәм тәкъвалыкның бөек баскычларына күтәрелә. Мондый оялчанлык Аллаһы Тәгаләнең яхшылыкларын күрү сәләте һәм безнең шушы яхшылыклар өчен Аллаһка белдергән рәхмәтләребезнең аз икәнен тану сәбәбе белән барлыкка килергә мөмкин. Сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) әйтә: «Аллаһтан оялу – баш һәм аның эчендә булган нәрсәләрне, карын һәм аның эчендә булган нәрсәләрне саклау ул» (Әхмәд һәм Тирмизи). Ягъни Аллаһтан оялган кеше начар фикерләрдән, хәрам сүзләрдән һәм хәрам ризык ашаудан баш тарта. Әгәр дә кешенең җаны – булдырылган ояттан, ә йөрәге тумыштан килә торган ояттан мәхрүм булса, аны начар, түбән эшләр башкарудан бернәрсә дә тыя алмый, һәм ул кешеләр җеннәр хисабыннан булган имансыз шайтанга охшап кала.
Нинди оят шелтәгә лаеклы булып санала соң? Оялчанлык кешене начар эшләр эшләүдән тыйса, ул яхшы әхлак сыйфаты санала, чөнки ул иманны камил итә, ныгыта һәм үзе белән яхшылыктан башка бернәрсә дә алып килми. Әгәр дә инде оялчанлык гакыл чикләреннән чыкса, кешене тынычсызландырса һәм оялырга кирәкмәгән нәрсәләрне эшләүдән тыйса, ул вакытта оялчанлык шелтәгә лаеклы сыйфатка әверелә. Чөнки бу кирәкмәгән оялчанлык, һәм ул гыйлем алуга, үз ризыгыңны табарга комачаулый. Мактаулы оялчанлык турында сөйләгәндә, Пәйгамбәребез (с.г.с.) яхшы эшне эшләргә, начар эштән тыелуга этәрә торган сыйфатны күз алдында тоткан. Ә инде Аллаһның яки аның колларының хакларын киметүгә илтә торган зәгыйфьлеккә килгәндә, аларның сәбәбе – оят түгел, хәлсезлек һәм тар күңеллелек.
Мөселман хатын-кызының оялчанлыгы белән танышыйк. Ул үзен оялчанлык белән бизәкли һәм, ир кешеләр белән беррәттән, җирне төзекләндерүдә, яшь буынны тәрбияләүдә катнаша, монда хатын-кыз табигатенең чисталыгы үзенең ролен үти. Коръәндә Муса галәйһиссәләмнең Шөгаеб пәйгамбәрнең ике кызына малны ашатырга ярдәм итүе турында сөйләнә. Шөгаеб пәйгамбәр ике кызының берсенә Муса галәйһиссәләмне чакырырга куша. «Шуннан соң теге ике кызның оялчаны кыюсыз гына аның янына килде: «Атам хайваннарыбызны эчергәнеңә күрә рәхмәт йөзеннән бүләкләр өчен сине үз янына чакыра», – диде» («Касас» сүрәсе, 25 аять). Ул кыз Муса пәйгамбәр янына әтисе кушуы буенча ир кешеләр белән очрашканда чиста-саф кызга ни рәвешле бару тиеш булса, шулай итеп килә. Аның үз-үзен тотышында әдәпсезлек, үз матурлыгын күрсәтергә тырышу, кызыксыну, мактану теләге юк. Ул йөрешендә оялчанлык күрсәтү генә түгел, сөйләшкәндә дә ачык итеп, тотлыгусыз сөйләшә. Ир кешеләр белән очрашып сөйләшергә туры килгәнгә саф һәм сәламәт табигате аңа үзен шулай тыйнак тотарга боера, икенче яктан, ул кыз саф һәм туры булганга күрә вәсвәсәгә, дәрткә кертүче дулкынлану сизми, ләкин кирәгенчә ачык итеп сөйләшә. Димәк, оялчанлык – бары тик яхшылыкка, Аллаһның рәхмәтенә, бәхеткә китерә торган сыйфат.
Оялчанлыкның капма-каршысы – оятсызлык. Бу – кешене шелтә, гаепләүләргә дә игътибар итмичә начар эшләр кылырга илтә торган тискәре сыйфат. Ата-аналар һәм тәрбиячеләр гасырлар буенча сыналган ысулларны кулланып, оялчанлык кебек сыйфатны тәрбияләргә үз көчләрен куярга тиешләр. Ул тәрбия ысуллары түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
балаларның үз-үзен тотышын күзәтү һәм оялчанлыкка каршы килә торган барлык нәрсәне үзгәртү;
аларга яхшы дуслар табу, начар дуслардан аеру;
балаларны яхшы китаплар укуга юнәлдерү, начар фильмнар һәм тапшырулардан арындыру.
Аллаһы Тәгалә безнең күңелләребезне оялчанлык сыйфаты белән бизәкләргә насыйп итсә иде.
 

Нияз хәзрәт Сабиров

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ