Логотип Магариф уку
Цитата:

Өйдә укый башладык

Алия Нуралина Сургутта туып үсте. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәр ясарга хәвәс иде. Берничәсе хәтта “Сабантуй” журналында да басылып чыкканын хәтерлим. Гаилә дусларыбыз булгач, әлеге кызчыкның язмышы бе...

Алия Нуралина Сургутта туып үсте. Мәктәптә укыганда ук рәсемнәр ясарга хәвәс иде. Берничәсе хәтта “Сабантуй” журналында да басылып чыкканын хәтерлим. Гаилә дусларыбыз булгач, әлеге кызчыкның язмышы белән гел кызыксынып торган идем. Хәзер Алия әнисе Сәрия белән Казанга күчеп кайтты, әтисе Нәҗип хәзер дә Сургутта нефть тармагында эшләвен дәвам итә.
Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, Алия турында сөйләвемне дәвам итим әле. Алия тырыш кыз булып чыкты. Шунысы гаять тә кызык – ул урыс дуслары белән урыс мәктәбендә укыса да, хәзер дә чатнатып татарча сөйләшә. Аларның Казанга күченүләренә дә Алия сәбәпче булган. Ул әти-әниләрен Татарстанга, Казанга кайтыйк дип өндәп торган.
Рәсем ясарга оста булгач, Алия Казанда берюлы ике уку йортына – мәдәният һәм сәнгать институты белән технология университетына имтихан бирә һәм ...икесенә дә кабул ителә. Әмма берсендә генә укырга мөмкин булганлыктан, Алия технология университетын сайлый. Хәзер ул Казан дәүләт технологтя университетындагы дизайнерлар факультетының 2нче курсында белем ала. "Өйдә укый башладык, - ди Алия сеңлем. – Һәр студентның интернетта шәхси кабинеты бар. Шунда онлайн режимында лекцияләр тыңлыйбыз. Безнең бик тә күрешеп, очрашып укыйсыбыз, тизрәк университетка кайтасыбыз килә”.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ