Өйләнү түгел сөйләнү

Татарстан Җәмәгать палатасында гаилә низаглары шартларында баланың гаиләгә хокукын һәм гаилә элемтәләрен гамәлгә ашыру мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәл утырышы узды. Эшлекле сөйләшүдә Татарстанда балалар хокукларын яклау буенча вәкиллеге белән ТР Җәмәгать палатасы, шулай ук төрле министрлык һәм ведомство хезмәткәрләре, балалар хокукларын яклауны тормышка ашыручы төрле оешмалар, психологлар, аталар советлары җитәкчеләре катнашты.

—Гаилә тәрбиясе, ата-ана бурычларын билгеләү һәм башкару, балигъ булмаган балаларның һәм башка туганнарның гаилә элемтәләренә хокукларын тормышка ашыру мәсьәләләре Татарстанда бала хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкилгә килгән мөрәҗәгатьләр арасында сизелерлек урын алып тора, — диде вәкиллек җитәкчесе Гүзәл Удачина. – Узган ел әлеге юнәлеш буенча ата-аналардан 440 хат һәм гариза алынса ( барлык мөрәҗәгатьләрнең 21 проценты), быелгы ярты еллыкта 237 гариза кабул ителде һәм алар барлык мөрәҗәгатьнең 26 процентын тәшкил итте.

Җәмәгать палатасының Социаль сәясәт һәм хәйриячелек эшчәнлеге комиссиясе рәисе Татьяна Леонтьева 15 августтан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында «Социаль яктан куркыныч хәлдә калган гаилә” дигән яңа категория барлыкка килүен әйтте. Кечкенә сабыйлары булган гаиләнең, ата-ананың берсе үлеп киткән очракта, хәзерге аяусыз заманда матди яктан бик тә авыр хәлдә калуын искәртте. Иң күп аерылышулар бергә торуның 3нче, 7нче елларына туры килүен әйтеп үтте. Замана авырлыгын сылтау итеп, байтак кына гаиләләрнең баласыз яшәү юлы сайлавын җиткерде.

Республиканың Аталар советы рәисе Әмир Мамин гаилә низагы чыкканда ир белән хатынны килештерү буенча психологларның җитәрлек эшләмәүләрен әйтте, аларның аерылышулары турында хөкем карары чыгарганда хокук саклаучыларның ир-атларга карата лояль булмауларын, бала тормышында ата роленең кысырыклап чыгарылуын билгеләп үтте.

Суд приставларының Татарстан буенча Россия Федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе урынбасары Елена Степанова алимент түләмәүчеләргә физик яктан басым ясауны көчәйтүне, ягъни, Россия Җинаять кодексының 157 маддәсе нигезендә бер елга кадәр төзәтү яки мәҗбүри эшкә җәлеп итәргә кирәклеген хуплады. Моннан тыш, аларның 3 айга кадәр кулга алыну яки бер елга кадәр ирекләреннән мәхрүм ителү ихтималы да бар дип белдерде. Чыгыш ясаучыларны тыңлап утырганда хәзерге заманда гаилә коруның бик үк имин эш булмавы да аңлашылды.

Ирек НИГЪМӘТИ

Добавить комментарий