Логотип Магариф уку
Цитата:

Паспортны күрсәтергә генә кирәк

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе...

Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 26 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең (Роспотребнадзор) Татарстандагы идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә белдерде. Эпидемия башланганнан алып бүгенге көнгә республикада барлыгы 6787 кеше әлеге чирне йоктырган.
Любовь Авдонина журналистларга шулай ук сайлау участокларында нинди саклык чаралары күренүе турында сөйләде. Һәр сайлаучының тән температурасы үлчәнәчәк, битлек һәм перчаткалар бирелә, ишек төбенә аяк киемнәрен дезинфекцияләр өчен махсус паласлар куела. Паспортларны да кулга бирергә түгел, күрсәтергә генә кирәк була.
1772 сайлау участогының һәркайсы тиешенчә әзер дип белдерде спикер.
Раушания ХӨСНЕТДИНОВА

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ