Логотип Магариф уку
Цитата:

Педагоглар да татар теленә өйрәнә

Менделеевск шәһәренең 2нче «Әкият» балалар бакчасында профессиональ остазлыкка багышланган «Мин татарча сөйләшәм – 2019»  район конкурсы оештырылган.  Әлеге конкурс татар телен белмәгән педагоглар өче...

Менделеевск шәһәренең 2нче «Әкият» балалар бакчасында профессиональ остазлыкка багышланган «Мин татарча сөйләшәм – 2019»  район конкурсы оештырылган.  Әлеге конкурс татар телен белмәгән педагоглар өчен ясалган.
Чарада төрле-төрле милләт вәкилләре 8 мәктәпкәчә белем бирү оешмаларыннан килеп катнаштылар, дип хәбәр итә «Маяк» газетасы. Балалар бакчасы мөдире Галина Легошина барлык килгән кунакларны сәламләде һәм конкурста педагогларга лаеклы урыннар алуны теләп калды. Шулай ук балалар бакчасы мөдире «Әкият»тә татар телен өйрәнүгә зур өлеш кертүгә һәм әлеге бәйгенең инде дүртенче тапкыр уздырылуы турында әйтеп китте.
Конкурс барлыгы ике этаптан торган. Беренче этабы читтән торып катнашу булган. Әлеге этапта катнашучылар тәҗрибәне гомумиләштерү буенча иҗади эш әзерләгәннәр. Ә инде икенче этап дүрт сынаудан торган: “Визит карточкасы”, “Тәрҗемә ит” (рус теленнән татарчага), “Мин сине кызыклы уенга өйрәтермен” дигән презентация һәм “Иҗади чыгыш”. Катнашучылар татар сөйләменең теоретик һәм практик яктан булган белем-тәҗрибәләрен күрсәткәннәр.
Инде күп тапкырлар катнашкан Светлана  Байкова татар теленең рус теле белән бер дәрәҗәдә укытылуын һәм татар телен мәҗбүри рәвештә булырга тиешлеген әйтеп китте.
Беренче урын —  Светлана Байкова (“Миләшкәй”), икенче урын – Любовь Филиппова (“Батыр” (“Крепыш”), өченче урын Елена Пушкина (“Алтын балык”) һәм Марина Герега (“Балачак планетасы”) арасында бүленде.
Җиңүчеләргә дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ