Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсия фондында пенсиянең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр

Россия Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрнең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр. Бу хакта « Российская газета» хәбәр итә, "Татар-информ" агентлыгы.Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, пен...

Россия Пенсия фонды идарәсендә пенсияләрнең тулы күләмен белү ысуллары турында сөйләделәр. Бу хакта « Российская газета» хәбәр итә, "Татар-информ" агентлыгы.
Пенсия фонды мәгълүматларына караганда, пенсионер фонд сайтындагы шәхси кабинетында булачак түләүләрнең күләмен белә алачак: анда агымдагы күрсәткеч турында да, индексацияләрне исәпкә алып эштән азат ителгән очракта пенсия күләме турында да мәгълүмат бирелгән.
Онлайн-сервислардан файдалану мөмкинлеге булмаса, Россия Пенсия фондының территориаль органына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Оешмада шулай ук хезмәткәрнең эштән азат ителгәч, индексацияләнгән пенсияне шунда ук түгел, ә ике-өч айдан алачаклар, дип аңлаттылар. Бу вакыт мәгълүмат эшкәртү өчен кирәк булачак, дип ачыклаганнар.
Дүшәмбе көнне Владимир Путин пенсияләрне яшәү минимумыннан югарырак индексацияләү турындагы законга кул куйды. Яңалыклар нигезендә, башта төбәктәге яшәү минимумына җиткерү өчен социаль өстәмә түләү билгеләнәчәк, ә аннары индексация үткәреләчәк. Шулай ук 1 апрельдән Россиядә дәүләт тәэмин ителеше буенча пенсияләрне ике процентка индексацияләделәр.
Пенсияләрне 2019 елның 1 гыйнварыннан яңадан исәплиләр, гражданнарга бу чорда алынмаган акчаларын түләячәкләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ