Логотип Магариф уку
Цитата:

Пенсия исәпләгәндә хатага ничек юл куймаска?

Россиялеләр компенсацияләр алу хокукы яки аларның күләменә йогынты ясый торган шартларның үзгәрүе турында Пенсия фондына мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта «Российская газета»га сылтама бе...

Россиялеләр компенсацияләр алу хокукы яки аларның күләменә йогынты ясый торган шартларның үзгәрүе турында Пенсия фондына мөстәкыйль рәвештә хәбәр итәргә тиеш. Бу хакта «Российская газета»га сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.
«Пенсия алу хокукының бетерелү, яки аның күләмен киметә торган шартлар барлыкка килү ихтималына бәйле берничә очрак бар», - дип искәрттеләр ведомствода. Тиешле мәгълүматны үз вакытында бирмәсәң, артык түләнгән сумма хасил булырга һәм алга таба аны кайтарырга туры килергә мөмкин.
Әйтик, туендыручысын югалту буенча хезмәткә сәләтле пенсия алучылар 18 яшьтән соң түләүләрдән мәхрүм ителә. Әмма көндезге бүлектә укуны дәвам иткән очракта аларны 23 яшькә кадәр алырга мөмкин.
Пенсия алучылар укуны тәмамлагач бу хакта Россия Пенсия фондына хәбәр итәргә тиеш. Алар компенсация билгеләгәндә язмача йөкләмә бирә.
Асрамага алучы үлгәннән соң да артык түләнгән сумма хасил булырга мөмкин.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ