Логотип Магариф уку
Цитата:

Подъезд янында - сәүдә кибетләре

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм “Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәйданы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Ренат Мамаев “Татар-информ” мәгълүма...

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов һәм “Татарстанда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү мәйданы үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе вәкиле Ренат Мамаев “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган  матбугат конференциясендә журналистларга 20 декабрьдә «Казан» агросәнагать паркы мәйданында үтәчәк «Туган як» табигый ризыклар сәүдәсе фестиваль проектының үзенчәлекле яңалыклары белән таныштырдылар.
Фестиваль  шәһәр халкын яңа гына җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясе белән тәэмин итүне максат итеп куя. Шуның белән бергә, ведомство җитәкчеләре авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләрен төбәкләрдәге бизнес-кооператорлары белән эшлекле партнерлык мөнәсәбәтләре урнаштыру, шулай ук фермерлар җитештергән табигый ризыкларны халык арасында тагын да таныту, якынайтуны күздә тота. Якын араларда шушы максатны тормышка ашыра барып, халык яшәгән йортлар янында яңа суелган терлек, кош ите, сөт продуктлары һәм башка азык-төлек белән сәүдә итүче кечкенә кибетләр дә күренә башлар дип уйланыла.
Халыкның ихтыяҗын якыннан белү өчен, сатып алучыларны ташламалар каралган сәүдә карталары белән тәэмин итәргә дә телиләр.
Ирек НИГЪМӘТИ

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ