Логотип Магариф уку
Цитата:

Путин ФГОС һәм төп белем бирү программаларын яңартырга кушты

Россия Президенты  Министрлар Кабинетына Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмә...


Россия Президенты  Министрлар Кабинетына Федераль дәүләт белем бирү стандартларын һәм үрнәк төп белем бирү программаларын яңартырга кушты. Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә. 
Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасын тормышка ашыру буенча йөкләмәләр исемлеге Кремль сайтында урнаштырылган.
Президент Дәүләт аккредитациясе булган башлангыч гомуми, төп гомуми, урта гомуми белем бирү программаларын тормышка ашырганда файдаланырга тәкъдим ителә торган дәреслекләрнең федераль исемлегенә экспертиза нәтиҗәләре буенча иң югары бәя алган басмаларны кертергә кушты.
Президент 2020 елдан башлап «Земский учитель» программасын раслау һәм гамәлгә ашыру өчен хокукый нигезләр билгеләргә кушты. Ул авылларга, эшчеләр бистәләренә, шәһәр тибындагы бистәләргә,  50 меңгә кадәр халкы булган шәһәрләргә эшкә килгән укытучыларга 1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган компенсация түләүләрен гамәлгә ашыруны күздә тота.
Моннан тыш,  2021 ел ахырына кадәр барлык гомуми белем бирү оешмаларын югары тизлекле Интернетка тоташтыруны тәэмин итәргә тиеш булачаклар.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ