Логотип Магариф уку
Цитата:

Рафис Борһанов Россия фәне бәлән котлый

8 февраль Россиядә фән көне буларак билгеле.  Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлау сүзләре җиткерде. «Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, ук...

8 февраль Россиядә фән көне буларак билгеле.  Бу уңайдан ТР Премьер-министры урынбасары – ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов котлау сүзләре җиткерде. 


«Хөрмәтле галимнәр, фәнни хезмәткәрләр, укытучылар, аспирантлар һәм студентлар, коллегалар!
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы коллективы һәм шәхсән үз исемемнән республиканың барлык галимнәрен һөнәри бәйрәмнәре – Россия фәне көне белән котларга рөхсәт итегез.
Куәтле фәнни-техник потенциал киң сәнәгать-җитештерү һәм минераль-чимал базасы белән беррәттән, Татарстанның бөтен ил күләмендә социаль-икътисадый үсешнең гомуми дәрәҗәсе буенча алдынгы урыннарны алырга мөмкинлек бирүче традицион конкурентлы өстенлекләренең берсе булып тора.
Хәзерге вакытта республика территориясендә йөздән артык фәнни оешма эшли. Аларның гомуми саны буенча без Идел буе федераль округында алдынгы урыннарда торабыз.
Региональ фәнни комплексның институтлар структурасы нигезен утыз биш югары уку йорты, утыз тугыз фәнни-тикшеренү учреждениесе, тугыз проект-конструкторлык бюросы, шулай ук унбиш корпоратив фәнни-тикшеренү институты һәм конструкторлар бюросы тәшкил итә.
Соңгы елларда фәннең төп фондларын киңәйтүгә, үзгәртеп коруга һәм матди базасын ныгытуга күп инвестицияләр тоту нәтиҗәсендә, республика фәнни комплексның асылын сизелерлек үстерә алды.
Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге хәзерге вакытка интеграцияләнгән федераль тикшеренү платформасына әйләнде, ул халыкара фәнни эзләнүләрне гамәлгә ашыру өчен уңайлы старт мәйданчыгы булып тора.
Үз чиратында Татарстан Фәннәр академиясе уникаль мәдәни асылны, ментальлекне һәм тәңгәллекне, шулай ук республиканың күпмилләтле халкының бай тарихи мирасын саклауга юнәлдерелгән эшчәнлекне уңышлы дәвам итә.
Әлбәттә, без ирешелгәннәрдә туктап кала алмыйбыз, бигрәк тә, илебез икътисады эшчәнлегенең тышкы шартларда эшләү мөмкинлеге кырысландырылган , аерым алганда, фәнни-техник прогрессның алдынгы казанышларын читтән күчерү юнәлешендә җитди чикләүләр  булганда.
Мондый ситуациядә бары тик үз фәнни-техник потенциалыңның  артуы гына халык хуҗалыгын икътисадый үсеш траекториясенә уртача күрсәткечләрдән артып киткән темпларда үстерүдә уңай шартлар  булдырачак.
Татарстанның тикшеренүләр һәм эшләнмәләр секторының киләчәк үсеше траекториясе Россия Президенты Владимир Владимирович Путинның “май ае” указы белән тыгыз бәйләнгән, анда «Фән» милли проектының контуры һәм форматы билгеләнгән.
Аның максатчан ориентирларын гамәлгә ашыру фәнни һәм фәнни-җитештерү кооперациясен интенсификацияләү, «мегасайнс» класслы уникаль җайланмаларны да кертеп, алдынгы инфраструктураны формалаштыру, шулай ук фән һәм технологияләр өлкәсендә кадрларның нигезләрен сыйфатлы ныгыту белән бергә булыр дип көтелә.
Нәтиҗәдә, Россия фәнни-техник прогресс өлкәсендә алдынгы рәвештә тикшеренүләр һәм эшләнмәләр алып баручы биш ил арасына керәчәк, иҗади эшләүче яшь галимнәрне җәлеп итәчәк, шулай ук финанслауның барлык чыганакларыннан фәнни эзләнүләргә чыгымнарны кардиналь рәвештә арттырачак.
Татарстанның күпсанлы фәнни оешмаларында, бу милли проектта тулаем катнашу өчен, дөньякүләм дәрәҗәдәге фәнни-мәгариф һәм фәнни үзәкләрне җәелдерү, шулай ук матди базасын радикаль яңарту белән бәйле  кирәкле булганнарның барысы да булуына шикләнмим.
Хөрмәтле хезмәттәшләр, дуслар!
Фән көне - иҗади хезмәт кешеләре бәйрәме, аларның эшчәнлеге рухи ирек һәм шәхес үсеше символы булып тора. Без галимнәребез белән горурланабыз һәм чорлар, буыннар, фәнни традицияләр арасындагы бәйләнеш алга таба да дәвам итсен өчен барысын да эшлибез. Шуңа күрә мин чын күңелдән фәнни эзләнүләр белән шөгыльләнүчеләргә яңа казанышлар, иҗади уңышлар телим!
Сезгә һәм гаиләләрегезгә сәламәтлек, уңышлар, иминлек телим!», —  диелә хәбәрдә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ