Логотип Магариф уку
Цитата:

Район һәм шәһәрләрдә ел укытучысын ачыклыйлар

Татарстанның район үзәкләре һәм шәһәрләрендә иң яхшы укытучыларны ачыклыйлар. Республикада «Ел укытучысы – 2020» бәйгесенең зона этабы дәвам итә. Педагоглар арасында уздырылып килүче россиякүләм бәйге...

Татарстанның район үзәкләре һәм шәһәрләрендә иң яхшы укытучыларны ачыклыйлар. Республикада «Ел укытучысы – 2020» бәйгесенең зона этабы дәвам итә. 
Педагоглар арасында уздырылып килүче россиякүләм бәйгенең зона этабы катнашучылары ике сынауны уңышлы узарга тиеш булалар.  Беренчесе — ачык дәрес. Әлеге сынауның төп максаты —  таләпләр нигезендә укыту һәм тәрбия буенча һөнәри эшчәнлекне бәяләү. Дәрес нибары 25 минут дәвам итә. Бу вакыт эчендә конкурсның жюри әгъзалары укытучының осталыгына бәя биреп өлгерә. Ачык дәрес тәмамланганнан соң конкурсантлардан  үзанализ ясау һәм сорауларга җавап бирү сорала.
Зона этабының икенче сынавы — мастер-класс үткәрү.
Зона этабы катнашучылары арасыннан «Ел укытучысы» һәм «Педагогик дебют» номинацияләрендә катнашу өчен 50гә якын укытучы ачыкланачак. Искәртеп үтик, 2016 елдан бирле «Ел укытучысы» бәйгесе кысаларында «Татар теле һәм әдәбияты буенча иң яхшы укытучы» бәйгесе уздырыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ