Логотип Магариф уку
Цитата:

Разил Вәлиев: «Татар теле мәҗбүри укытылырга тиеш"

Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор департаменты Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе эшчәнлеге белән танышты. Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр...

Дәүләт Советы депутатлары, Мәгариф һәм фән министрлыгы, Рособрнадзор департаменты Яр Чаллы шәһәренең 2 нче гимназиясе эшчәнлеге белән танышты. 
Парламентның Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты җитәкчесе Разил Вәлиев әйткәнчә, илдәге мәгариф системасы шартларында милли мәктәпләрдә татар телен укыту һәм фәннәрне татарча укыту мәсьәләсе дәүләт һәм муниципаль  хакимият органнарының да, укытучыларның да, ата-аналарның да, җәмәгатьчелекнең дә бер-берсен аңлашып эшли белүен таләп итә. Татар-төрек лицейларын дүрт телдә белем һәм тәрбия бирү үрнәге рәвешендә искә алып, Разил Вәлиев полилингвиаль мәктәпләрнең киләчәктә милли мәгариф нигезе буласына ышаныч белдерде.
Разил Валиев татар теле республиканың дәүләт теле буларак мәктәпләрдә мәҗбүри укытылырга тиеш, дип саный. "Дөньяның бер генә илендә дә дәүләт телен өйрәнү балалар яки ата-аналар ихтыярына тапшырылмаган, - диде Разил Вәлиев. - Туган телне өйрәнү һәм дәүләт телен өйрәнү - икесе ике нәрсә бит. Кызганычка каршы, кайберәүләр менә шуны аңларга теләмиләр", - дип белдерде комитет җитәкчесе.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ