Логотип Магариф уку
Цитата:

Республикада яңа 22 балалар бакчасы төзелә

Республикада ел ахырына кадәр шул санда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе төзеләчәк, моның өчен 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла дип хәбәр итте  «Татар-информ» агентлыгында узг...

Республикада ел ахырына кадәр шул санда мәктәпкәчә белем һәм тәрбия бирү учреждениесе төзеләчәк, моның өчен 5,28 миллиард сум акча юнәлдерү күздә тотыла дип хәбәр итте  «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Илшат Гыймаев.
Бу 1,5-3 яшьлек 2,5 меңнән артык балага урын пәйда булачак дигән сүз. Калганы урыннар 3-7 яшьлекләр арасында бүленәчәк.
«Демография» илкүләм проекты кысаларында без 1 сентябрьгә 14 балалар бакчасын куллануга тапшырырга, калганнарын ай азагына кадәр төзергә ниятлибез. Шул рәвешле, яшь әниләр өчен эшкә иртәрәк чыгарга шартлар тудырылачак », – диде Илшат Гыймаев.
Исегезгә төшерәбез, 2010-2019 елларда республика программалары кысаларында һәм федераль бюджеттан бүленгән акчалар хисабына Татарстанда 37,5 мең урынга исәпләнгән 239 балалар бакчасы ачылган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ