Логотип Магариф уку
Цитата:

Россия мәктәпләрендә ике яңа вазифа булдырыла

РФ Мәгариф министрлыгы педагогик коллективларда үзгәреш кертү тәкъдиме белән чыкты. Мәктәпләрдә яңа вазифалар булдыруны күздә тоткан проект булдырылды. Федераль министрлык документы норматив-хокукый а...

РФ Мәгариф министрлыгы педагогик коллективларда үзгәреш кертү тәкъдиме белән чыкты. Мәктәпләрдә яңа вазифалар булдыруны күздә тоткан проект булдырылды. Федераль министрлык документы норматив-хокукый актлар проектларының рәсми порталында урнаштырылды. 
Мәктәптә «өлкән укытучы» һәм «әйдәп баручы укытучы» вазифалары барлыкка килергә мөмкин. «Өлкән укытучы» вазифаларына башка педагогик хезмәткәрләренең  белем бирү программалары компонентлары өстендә эшләүдә катнашуын проектлау һәм координацияләү, укытучылар эшчәнлеген методик яктан тәэмин итү керәчәк.
«Әйдәп баручы укытучы» педагоглар, мәктәп психологлары, дефектологлар белән тыгыз элемтәдә булачак, аларга остаз буларак ярдәм күрсәтәчәк.
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ