Логотип Магариф уку
Цитата:

«Авыл укытучысы» программасы

«Авыл табибы» федераль программасы мисалы буенча Россиядә «Авыл укытучысы» программасын булдырырга телиләр. Әлеге башлангыч авыл мәктәпләрендә эшләр өчен мөгаллимнәр җитмәү белән бәйле. Федераль прогр...

«Авыл табибы» федераль программасы мисалы буенча Россиядә «Авыл укытучысы» программасын булдырырга телиләр. Әлеге башлангыч авыл мәктәпләрендә эшләр өчен мөгаллимнәр җитмәү белән бәйле. 
Федераль программа кирәклеген Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы ассызыклый. Министр Ольга Васильева тәбәкләрдәге статистик мәгълүматларны,  «Авыл табибы» федераль программасын тормышка ашыру тәҗрибәсен өйрәнүләре турында әйткән. Бу хакта ведомствоның матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Регионнарда яшь укытучыларга теләктәшлек күрсәтүнең күп төрле ысуллары бар. Кайбер регионнарда авыл мәктәпләрен сайлаган педагогларга яшәү өчен йорт бирәләр, каядыр мондый укытучыларга  машина каралган,  каядыр  — матди ярдәм күрсәтелә. Теләктәшлек формаларын теркәүче бердәм федераль программа булдырырга кирәк», - дип белдергән мәгариф министры.
«Авыл укытучысы» федераль программасы буенча эш  алып барыла.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ